Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Базарлы Матак үзәк район хастаханәсе медицина советының йомгаклау утырышы булды

Күптән түгел Базарлы Матак үзәк район хастаханәсе медицина советының йомгаклау утырышы булды.

Утырыш барышында 2022 елга эш нәтиҗәләре ясалды. Ул Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко, районыбыз башлыгы урынбасары Рәшит Билалов катнашында узды.
Милли проектларны тормышка ашыру,  медицина мәгълүмат системаларын кертү һәм үстерү, үлем очракларын киметү, халыкны дарулар белән тәэмин итү турында район хастаханәсенең баш табибы Светлана Одушкина чыгыш ясады.

–     2023 ел башына районыбызда 18 177 кеше исәпләнде, ул санга 17 яшькә кадәрге 3054 бала да кергән.  2022 елда демографик хәлгә килгәндә, бала туу һәм үлем очраклары да кимү хас. Сабый үлү кебек бәхетсезлекләр дә күзәтелмәде, – диде ул. 
Үлемгә китергән авырулар арасында кан әйләнешенә бәйлеләр 32,3 процентны тәшкил итә, икенче урында – сулыш әгъзалары авырулары (11,2 процент), өченчедә – төрле шешләр (9,1 процент). 

Бердәм санлы бәйләнеш булдыру максатыннан, участок терапевтлары, гомуми практикадагы табиблар, район хастаханәсе белән электрон элемтә булдырыла. Ул исә дәваханәдәге табибка ерактан торып язылу юлы белән тикшеренүләргә чиратны киметергә ярдәм итә. Хезмәткә яраксызлык кәгазьләрен медицина-социаль тикшерүгә электрон рәвештә җибәрү эшләнелгән.
“Бердәм кардиолог” проекты кысасында 34 ФАПка планшетлы портатив ЭКГ җайланмалары кайтарылган, электрокардиограмма нәтиҗәсе буенча ерактан торып билгеләмә кую системасы җайланылган. Йөрәк инфаркты һәм баш мие кан әйләнеше бозылу сәбәпле үлемнәрне киметү максатыннан, “Йөрәк- кан тамырлары авырулары белән көрәш” проектын тормышка ашыру дәвам итә. 
Авыруларны вакытында ачыклау, аларны алдан кисәтү, гарипләрнең, Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, үлгән гарипләрнең тол калган хатыннарының авырып китү очракларын киметү максатыннан, район хастаханәсе җентекле тикшеренүләр үткәрә. Мондый тикше-ренүләр хәрәкәтләре чикләнгән ветераннарга да кагыла. 

Диспансеризация үткәрү, маммография тикшеренүе узу, вакцина кадау өчен, өлкән яшьтәгеләрне машиналар белән алып килү оештырылып килә.  2022 елда 5704 олы кешегә диспансеризация тикшеренүе үткәрелгән,  ул еллык планның 90,7 проценты дигән сүз. Диспансеризация вакытында 2139 авыру ачыкланган. 

Дәваханәдә белемле табиблар булсын өчен, ел саен район мәктәпләренең теләге булган чыгарылыш сыйныф укучылары укуга озатыла. Бүгенге көндә киләчәктә табиб булу өчен максатчан юллама белән 12 бала укыса, урта медицина һөнәрен 16 бала үзләштерә.  “Авыл табибы” федераль программасы кысасында соңгы 11 елда районда эшләү өчен 25 табиб эшкә җәлеп ителгән. 2022 елда гына да эшкә йогышлы авырулар белән эшләүче белгеч, анестезиолог-нарколог кабул ителгән. Бүгенге көндә терапевт, гомуми белгечлектәге табиблар, балалар табибы, отоларинголог, ФАП фельдшерлары таләп ителә. 
Яман шешләрне ачыклау һәм аларны булдырмау максатыннан зур эшләр башкарыла. 2022 елда 62 яман шеш ачыкланган. 
Утырышта 2022 елда Татар Борнаенда ФАП ачылуы да әйтелде. 2023 елда дәваханәне һәм кайбер ФАП-ларны тулысынча төзек-ләндерү, Югары Кәчидә модульле ФАПны төзү ниятләнелә. 
Татарсан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко, Әлки районы үзәк хастаханәсенең, тулаем алганда, уңышлы эшләвен бәяләп,  хезмәттәшләренә тырышлыклары өчен рәхмәтен белдерде. 
Район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов та рәхмәт сүзләрен җиткереп, медицина хезмәткәрләренә эшләрендә уңышлар теләде. 
Утырыш бүләкләү тантанасы белән төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев