Базарлы Матак үзәк район хастаханәсендә «Ачык ишекләр көне» узды
Базарлы Матак үзәк район хастаханәсендә «Ак халатлы фәрештәләр» республика һөнәри юнәлеш бирү акциясе кысаларында «Ачык ишекләр көне» узды.
Актлар залында Әлки районы мәктәпләренең югары сыйныф укучылары белән очрашу булды. Чарада район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, үзәк район хастаханәсе баш табибы Светлана Одушкина, Казан дәүләт медицина университеты профессоры, биология фәннәре докторы Виктор Вәлиуллин, КДМУ студенты Регина Йосыпова һәм хастаханә хезмәткәрләре чыгыш ясады.
Укучыларның медицина дөньясына сәяхәте баш табиб Светлана Викторовнаның сәламләү сүзеннән башланды. Ул ачык ишекләр көненә старт бирде, районда һәм тулаем Татарстан Республикасы буенча Сәламәтлек саклау системасы турында сөйләде. Медицина вузларында максатчан укыту мәсьәләләренә, хастаханәдә эшләү шартларына һәм яшь табибларга ярдәм итү чараларына җентекләп тукталды. Мәсәлән, «Земский доктор» һәм «Земский фельдшер» программалары буенча яшь белгечләргә акчалата түләүләр каралган.
Рәшит Абрарович үз чыгышында тормышларын медицина белән бәйләргә теләгән укучыларның безнең районга кайтып, хәзерге буын табибларының һәм медицина хезмәткәрләренең лаеклы варисы булачагына ышаныч белдерде.
Аннары Виктор Владимирович Казан дәүләт медицина университеты турында сөйләде, ул анда утыз елдан артык эшли.
"Дәвалау эше «юнәлеше буенча 5 курс студенты Регина Илнуровна укучылар алдында чыгыш ясап, булачак абитуриентларны уку шартлары, һөнәри үсеш мөмкинлекләре һәм студентларның актив иҗтимагый тормышы белән таныштырды.
Очрашу ахырында укучылар барлык кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Алар өчен поликлиника кабинетлары һәм хастаханә бүлекчәләре буйлап экскурсияләр оештырылды, анда медицина җиһазлары күрсәтелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев