Әлки хәбәрләре

Әлки районының "Әлки хәбәрләре" газетасы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Базарлы Матакның “Ана даны” паркында үрнәк гаиләләрне хөрмәтләделәр

Ел саен 8 июльдә Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм ныклы гаилә мөнәсәбәтләре, үзара аңлашу һәм тугрылык символына әверелде. Безнең районда әлеге көн белән бәйле тантаналы чара традиция буенча Базарлы Матак авылының “Ана даны” паркында узды. Бәйрәмдә барлык әлкилеләр өчен үрнәк булган парларны хөрмәтләделәр.

Сәхнәгә тантаналы рәвештә бүләк тапшыру өчен чакырылганнар арасында Чиябаш авылыннан Илфат Зәйнулла улы һәм Энҗе Рәүф кызы Сәмигуллиннар да бар иде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Булат Ханбиков аларга “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медален тапшырды. Бу – аларның күпьеллык хезмәтләрен, бер-берсенә һәм һөнәрләренә тугрылыкларын тану билгесе.
Әлеге гаиләнең тормышы мәктәп белән тыгыз бәйләнгән. Ир белән хатынның гомуми педагогик стажы да таң калдыра – 62 ел. Бу саннар артында – меңләгән дәресләр, йөзләгән чыгарылыш укучылары, дәфтәрләр өстендә йокысыз төннәр, беренче ачышларның дулкынландыргыч мизгелләре һәм үз эшеңә чиксез мәхәббәт.
Илфат Зәйнулла улы 26 ел гомерен балаларны укыту һәм тәрбияләүгә багышлады. Энҗе Рәүф кызы – 36 ел укытучы, шуның 17 елын укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазифасын да уңышлы башкарды.
 Сәмигуллиннар – һөнәр белән гаиләне ничек гармонияле итеп яраштыруның тере дәлиле. Бу парның бердәмлеге илһамландыра һәм, аларга карап, хезмәткә мәхәббәт һәм үз эшеңә тугрылык чын могҗизалар тудырырга сәләтле икәнен аңлыйсың.
Мондый гаиләләр – районыбызның алтын фонды, аның горурлыгы, якты үрнәге.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев