Базарлы Матакта Беслан фаҗигасенә багышланган митинг узды
3 сентябрь – Төньяк Осетиянең кечкенә шәһәрендә – Бесланда зур фаҗига булды.
2004 елның 1 сентябрендә җирле мәктәптә террорчылар йөзләрчә кешене: балаларны, ата-аналарны, укытучыларны тоткын итте. Нәтиҗәдә, аларның күбесе һәлак булды. Җинаятьчеләр кешеләрне 3 көн бинада ябып тотты. Бу көннәр курку, кансызлык, газаплар белән үтте.
Әлеге хәлләрне онытмау, корбаннарны искә алу, мондый бәхетсезлек кабатлануына юл куймас өчен, Ленин урамының җәяүлеләр урамында Беслан фаҗигасенә багышланган митинг узды. Хәтер акциясенә Базарлы Матак мәктәбе һәм гимназиясе укучылары, оешма-учреждение вәкилләре, район кешеләре кушылды.
Район башлыгы Александр Никошин терактның илебезнең яңа тарихында кансызлыгы белән аерылган аянычлы көн буларак теркәлүе турында сөйләде.
– Ел саен без бу көнне өйләренә әйләнеп кайта алмаучыларны, тоткынлыкка алынучыларның батырлыгын һәм аларны коткаручыларның фидакарьлеген искә алабыз. Без балалар-оныкларыбыз, яшь буынның якты киләчәге – мондый фаҗига башка кабатланмасын өчен, Беслан вакыйгаларын истә тотарга бурычлы, – дип ассызыклады ул.
Митингта катнашучылар ул террорчылык актында һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алды.
Бандитлар һәм террорчылар 1127 кешене тоткынлыкка алды. Нәҗтиҗәдә 318 кеше һәлак булды, шул исәптән – 186 бала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев