Әлки хәбәрләре

Әлки районының "Әлки хәбәрләре" газетасы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Базарлы Матактагы агроколледж педагогы Фердинант Мәхмүтов лаеклы ялга китте

Алексеевск аграр көллиятенең Базарлы Матак филиалы коллективы ветеринария өлкәсендә яшь белгечләрне укыту һәм тәрбияләүгә күп еллар багышлаган педагог Фердинант Мәхмүтовны лаеклы ялга озатты.

Фердинант Мансур улы — чын педагог, аның укыту биографиясе филиал тарихы белән бәйле. Күп еллык хезмәте дәвамында ул ветеринарларның берничә буынын әзерләгән, һәрберсенә үзенең белеме һәм җанын өләшкән. Хезмәттәшләре һәм студентлары аны белемле остаз гына түгел, ә җаваплы, ярдәмгә һәрвакыт әзер кеше буларак хөрмәт итәләр.

Филиал җитәкчесе Эльвира Нуруллина Фердинант Мансур улына күпьеллык намуслы хезмәте, профессионализмы һәм эшенә тугрылыгы өчен рәхмәтен белдерде.

Үзенең хезмәт юлын тәмамлап, Фердинант Мансур улы студентларга ирешкән нәтиҗәләрендә туктап калмаска киңш итте.

Фердинант Мансур улына нык сәламәтлек, күтәренке рух телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев