Әлки хәбәрләре

Әлки районының "Әлки хәбәрләре" газетасы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Базарлы Матактагы агроколледжта диплом тапшыру тантанасы узды

Алексеевск аграр көллиятенең Базарлы Матак филиалында урта һөнәри белем турында дипломнар тапшыру тантанасы узды.

Быелгы уку елында филиалда 158 студент белем алды. Дипломнар 46 чыгарылыш укучысына тапшырылды. Алар түбәндәге юнәлешләр буенча белем алдылар:

  • Авыл хуҗалыгы җитештерүе остасы (уку вакыты — 1 ел 10 ай) – 18 кеше;

  • Повар-кондитер (уку вакыты — 2 ел 10 ай) – 13 кеше;

  • Повар-кондитер (уку вакыты — 3 ел 10 ай) – 9 кеше;

  • Ветеринария (уку вакыты — 3 ел 10 ай) – 6 кеше.

Барлык чыгарылыш укучыларны диплом алулары белән тәбрик итәбез! Алынган белемнәрен лаеклы кулланып, кирәкле белгечләр булып китүләрен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев