Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Базарлы Матактагы «Салават күпере» балалар бакчасы — иң яхшылар арасында

Мамадыш шәһәрендә «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы-2023» гранты җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.

Бирегә Татарстан дәүләт телләрен иң яхшы өйрәтүне оештыручы балалар коллективлары җиңүчеләре чакырылды. 
Бәйгенең финал өлешендә 25 балалар бакчасы катнашты. Аларга Рәхмәт хатлары һәм 500 мең сум күләмендә сертификат тапшырылды. Иң яхшылар исәбенә Базарлы Матакның «Радуга» балалар бакчасы да керде. 

детский сад
Бар уку елы дәвамында балалар бакчасында нәниләрне татар теленә өйрәтү буенча эш алып барылды: әти-әниләр белән төрле бәйгеләр үткәрелде, татар шагыйрьләре Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Абдулла Алиш иҗаты белән таныштырылды. 


Педагоглар арасында «Идел буе халыклары нәкышлары» дип исемләнгән этнографик бәйге үткәрелде. Балалар бакчасында шулай ук «Театр уйныйбыз — сөйләм телен үстерәбез» дип исемләнгән проект та гамәлгә кертелгән. Аның нигезенде балалар татар телендә төрле сәхнәләштерелгән күренешләр куя. Әлеге проект эшчәнлеге белән республика комиссиясе дә танышып, аны "бишле"гә бәяләде. 

"Радуга" детский садик


— Бүләкләнгән акчага милли костюмнар, интерактив такта һәм күп кенә башка әйберләр сатып алырга телибез. Безнең балалар белән эшләү мөмкинлеген киңәйтүче мультстудия һәм тагын башка күп кенә әйберләр сатып алырга телибез. Без үзебез мульфильмнар, әкиятләр төшерәбез, ә балалар андагы каһарманнар булып сөйли. Элек аларның тавышларын телефонга гына яздыра идек, ә хәзер сыйфат бөтенләй башкача булачак, — дип шатлыгы белән уртаклашты Миләүшә Фәхриева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев