"Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге һәм "Яшь гвардия" штабы "Колос" кинотеатрында "Не время для героизма" дигән фильм күрсәтүне оештырдылар.
Ватанпәрвәрлек рухы белән сугарылган әлеге фильмны карарга өлкән сыйныфлар укучылары, Алексеевск агрокөллиятенең район филиалы студентлары чакырылды. Сугыш турындагы бу фильмны яшьләр бик ошаттылар, районда мондый кинолар күрсәтүнең ешрак оештырылуын сорадылар. "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге башкарма комитеты вәкилләре әлеге теләкне үтәргә ышандырдылар.


Нет комментариев