Бүген Татарстанда буран көтелә
Татарстан синоптиклары бүген, 5 мартта һава торышы начарлануы турында кисәтә. Республика территориясендә урыны белән, төнлә һәм көндез, буран вакытында, күз күреме 500 метрга кадәр начараерга мөмкин. Бу хакта Татарстан Гидрометерология үзәге кисәтә. Көньяк-көнчыгыштан 15-17 м/с тизлектә җил исәчәк, кар явуы һәм бозлавык булуы көтелә. Юлларда кар көртләре хасил булырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев