Бибай Чаллысында яшәүче Сиринә Вәлиева аерым хөрмәткә һәм рәхмәт сүзләренә лаек
Бибай Чаллысында яшәүче Сиринә Вәлиева өчен 20 октябрь – зур дулкынлану һәм шул ук вакытта горурлану хисе кичергән көн.
Аның улы Рәзил, гражданлык тормышы белән саубуллашып, Россия Кораллы Көчләре сафына кушылган. Армия хезмәте – һәр егет тормышының мөһим еллары һәм Рәзил бу вакыйгага тулы җаваплылык белән карый.
Егет, Казан педагогика көллиятен тәмамлап, яхшы белем ала. Диплом аңа Иске Чаллы мәктәбе ишекләрен ача: ул, һөнәрен бик тә яратып, физкультура укытучысы булып эшли башлый. Дәресләрендә укытучы малай-кызларда спорт һәм сәламәт тормыш рәвешенә мәхәббәт уятырга тырышып кына калмый, ә аларда ныклы холык булдыруны да максат итә. Әлеге сыйфат аның үзенә дә армия тормышында, һичшиксез, кирәк булачак.
– Рәзил – спорт яратучы егет ул, – ди аның турында мәктәп директоры Фәнис Хаҗипов. – Малай-кызлар аның дәресләрендә һәрвакыт актив булдылар, мавыгып шөгыльләнделәр. Ул һәр укучыга шәхси якын килеп эшли белде. Хезмәттәшебез армия бурычларын да шулай тырышып үтәр, дип ышанабыз.
Хәрби хезмәткә күптән түгел алынган Рәзил Вәлиев яңа шартларга ияләшкән инде. Командиры хәбәр итүенчә, яшь солдат хәрби белгечлекне тырышып өйрәнә, куелган бурычларны намус белән үти һәм үзен яхшы яктан күрсәтергә өлгергән дә инде. Хезмәттәшләре дә аның ышанычлы дус булуын билгеләгәннәр.
Рәзилнең әнисе Сиринә Вәлиева аерым хөрмәткә һәм рәхмәт сүзләренә лаек. Ул бердәнбер улын бик яратып, зур кайгыртучанлык күрсәтеп үстергән һәм аңа зур өметләр баглый. Бүген аның тырышлыгы күренеп тора һәм ана улы белән горурлана да ала: Рәзил гражданлык бурычын үтәргә әзер чын ир-егет булып үскән.
Авылдашлары һәм дуслары Рәзилне озатканда: “Россия солдаты исеменә тап төшермичә, намус белән хезмәт ит. Солдат тормышың җайлы үтсен, өйгә сау-сәламәт килеш, тагын да ныгып әйләнеп кайт”, – дип, җылы теләкләрен ирештергән.
Без дә Рәзил Вәлиевка чын күңелебездән уңышлы хезмәт, ныклы армия дуслыгы һәм исән-имин әйләнеп кайтуын телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев