“Биология дәресләрендә авыл мәктәбендә фәнни- тикшеренү эшчәнлеге” проекты гамәлгә кертелде
2025 елның 1 ноябреннән Базарлы Матак урта мәктәбендә “Биология дәресләрендә һәм сыйныфтан тыш чараларда белемнәрне үзләштерүгә кызыксыну уяту максатыннан, авыл мәктәбендә фәнни- тикшеренү эшчәнлеге” проекты гамәлгә кертелде.
Аны мәктәпнең биология укытучысы Гүзәл Гаязова әзерләгән һәм моны Республика Рәисе гранты ярдәмендә тормышка ашыру мөмкин булган. Грант күләме – 278 125 сум. Бу акча заманча лаборатория җайланмалары сатып алу һәм дәресләр барышында, шулай ук сыйныфтан тыш вакытларда системалы рәвештә фәнни-практик эшчәнлекне оештыру мөмкинлеге бирә.
– Авыл мәктәбе өчен ул аеруча мөһим. Балалар заманча җайланмалар белән эшли, тикшеренүләр үткәрә, хезмәтләренең практик нәтиҗәсен күрә ала. Бу аларда укуга кызыксыну тудыра һәм киләчәктә һөнәр сайлауда да ярдәм итәр дип уйлыйм, – ди Гүзәл Наил кызы.
Заманча җайланмалар – яңа мөмкинлекләр
Бүгенге көндә биология кабинетына заманча җайланмалар кайтарылган. Укучылар һәм укытучыларга, куллану өчен, лаборатор эшләр башкару мөмкинлеге бирүче 10 яңа микроскоп, микропрепаратлар тапшырылган. Бар сыйныф укучылары да тәҗрибәләр барышын вак детальләренә кадәр күзәтә алсын өчен, материалны интерактив тактада күрсәтергә – сурәтне зур экранга төшерергә мөмкинлек бирүче санлы документ-камера сатып алынган. Магнитлы плакат та бар. Ул югары сыйныф укучыларына хәрәкәт итә торган элементлары булган динамик күрсәтмә әсбапларны куллану, шулай өйрәнелгән материалны ныгыту мөмкинлеге бирә.
– Хәзер безнең дәресләр бөтенләй башкача үтә. Балалар, кызыксынып, җайланмалар белән эшли, сораулар бирә, җавапларын үзләре эзли. Бу дәрес кенә түгел, ә зур булмаган эзләнү эше, – ди укытучы.
Яшь эзләнүчеләр
Проект Татарстан Республикасы Рәисенең гражданлык җәмгыятен үстерү грантын кулланып тормышка ашырыла һәм анда 5-11 сыйныфлар, барлыгы 406 мәктәп укучысы катнаша. Аларның күбесе өчен биология мәктәптәге фән генә түгел, ә киләчәк өчен юлламага әйләнә. Ел саен чыгарылыш сыйныфлар, табиб, фармацевт, биолог һөнәрләрен сайлап, медицина көллиятләренә һәм илнең югары уку йортларына укырга керә. Яңа җайланмалар аларга имтиханнарга яхшырак әзерләнергә һәм мәктәптә үк эзләнү эшчәнлегенең нигезләрен үзләштерергә ярдәм итәчәк.
Истә калырлык дәрес
Күптән түгел мин шундый дәресләрнең берсендә булдым. Шул вакытта сигезенче сыйныфлар кеше һәм бака каны үрнәкләрен өйрәнү буенча лаборатор эш үткәрделәр. Яңа микроскоплар ярдәмендә малай-кызлар күзәнәкләр төзелешен чагыштырды, үзенчәлекләрне ачыклап, нәтиҗәләр ясады.
– Кеше һәм бака каны, чыннан да, аерыла! Кешенең эритроцитлары кечкенә һәм алар күп, ә баканыкы алар эре, әмма аз, – дип укучылар тәэсирләре белән уртаклашты.
Укытучы мондый дәресләрдән соң балаларның материалны яхшырак үзләштерүләрен һәм элек катлаулы булып тоелган темалар белән кызыксына башлауларын ассызыклады.
Грант бәйгесендә җиңү ул – авыл җирлегендә укытучылар алып барган эшнең мөһимлеген тану. Проектны тормышка ашыру дәвам итә һәм яшь биологларны яңа ачышлар көтә. Ә хәзергә бер нәрсә генә аңлашыла: авыл мәктәпләрендә дә фән белән шөгыльләнү мөмкин һәм ул кызыклы да, мавыктыргыч та!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев