Борискино авыл җирлегендә 8 халык вәкиле гомер итә
“Республикада төрле программалар эшләп килгәнгә, Борискино авыл җирлегендә соңгы елларда безнең тормышны яхшыртучы һәм җиңеләйтүче күп уңай үзгәрешләр булды”, – дип билгеләп үтте авыл җирлеге башыгы Галина Самарина 29 гыйнварда үткән авыл җыенында.
Аның сүзләренә караганда, авыл юллары яхшы хәлдә, иске, хуҗасыз йортлар һәм абзарлар сүтелә, посадкалар коры агачлардан чистартыла. Бар авылларда да урам утлары, көнкүреш калдыкларын җыю өчен контейнерлар урнаштырылган. Җирлек Советының мөһим бурычы ул – җирле бюджетны тулыландыру һәм аны сакчыл тоту. Керемнең бер чыганагы – үзара салым акчасы. “Республиканың “бергә дүрт” программасы гамәлдә булганда, бу акчага күп мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкин”, – дип ассызыклады ул.
Галина Викторовна, махсус хәрби операциядә катнашучы якташларына ярдәм иткәннәре, җирлекнең җәмгыяви тормышында катнашканнары өчен, авыл кешеләренә рәхмәтен белдерде. Борискинолыларның якташлары Азат Мәҗитовның социаль-мөһим бурычларны хәл итүдә, авылларны төзекләндерүдә һәм кешеләрнең яшәү шартларын яхшыртуда керткән өлешен югары бәяләми мөмкин түгел. Узган уку елы ахырында ул Иске Әнҗерә мәктәбенең һәр укучысына да велосипед бүләк иткән, елга аша салынган күперне ремонтлау өчен, агач эшләнмәләре сатып алырга матди ярдәм күрсәткән. Аның булышлыгы белән Иске Әнҗерә клубына ике матур таган сатып алынган, Борискинода янгын сүндерү машинасы өчен гараж салынган. Анда җирлекнең грант акчасына сатып алынган яңа тракторы да куела икән.
Игелекле эшләр турында сөйләгәндә, үз туган җирләре өчен җан атып яшәүче, һәрвакыт ярдәм кулы сузучы башка якташларның исемнәрен дә атап үтми мөмкин түгел. Мисал өчен, Булат Нуруллин өч ел рәттән татар эстрадасының танылган җырчылары катнашында бушлай концертлар оештырган. Максим Овчинников һәм Вячеслав Шамышев гыйбадәт йортына капка урнаштырган. Борискино зираты коймасының бер өлешен яңартканнар. Җирлек башлыгы шулай ук Артур Гавриловка, Антон Кимаевка, Андрей Кимаевка, Алексей Родионовка, Вячеслав Самаринга, Андрей Осиповка рәхмәтен җиткерде.
Борискино авылы халкы – күпмилләтле. Биредә барлыгы 8 халык вәкиле гомер итә. 305 хуҗалыкта 720 кеше яши. Ике белем йорты: Борискинода – урта, Иске Әнҗерәдә башлангыч мәктәпләр эшли. Шул ук биналарда балалар бакчалары да урнашкан. Узган ел җирлектә 9 сабый туган, 9 кеше вафат булган.
Алга куелган планнар турында сөйләгәндә, җирлек башлыгы җирле Совет депутатларының халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшырту, вәкаләтләре мөмкинлегендә бар өлкәләрдә дә кеше ихтыяҗларын кайгырту төп бурычлары булып калуын ассызыклады. Агымдагы елда да юл-урам утларын төзек тоту, авылларны төзекләндерүне дәвам итү, учреждение территориясен, зиратларны чиста тоту, мәдәниятне үстерү, бюджетка керемнәрне арттыру өстендә эшләү, төгәлрәк әйткәндә, салымнарны вакытында җыю төп бурычлар булып кала.
Бу җыенда җирле халык көнкүрешләрендәге борчуларын да җиткерделәр: Яңа Әнҗерәдә интернет булмавын, Борискино мәктәбе идәннәрен һәм керү бүлмәләрен төзекләндерү зарурлыгын, спорт мәйданчыгы төзергә кирәклеген әйттеләр.
Очрашу күңелле мизгелләр белән төгәлләнде: җирлекнең иң актив кешеләренә авылдашлары алкышлары астында Мактау грамоталары тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев