Әлки хәбәрләре

Әлки районының "Әлки хәбәрләре" газетасы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Бройлер чебешлэре зур һәм итле булып үссен өчен киңәшләр

Руслан һәм Динара Сәхаповларның кош асраучыларга биргән киңәшләрен дә искә алып үтәбез:


1. Бройлер чебиләрен сатып алгач, аларны зур мәйданга җибәрмәгез. Бу очракта аларның аяклары озынаеп китә. 1 кв. метрда 18-20 кош үсәргә тиеш. Чебиләрнең бурычы – бер урында ашап симерү.


2. Беренче эш итеп, кош-корт асрар урынны йогышсызландырыгыз. Күп очракта кешеләр элеккеге урынга печән ташлый да яңа алып кайткан чебиләрне шунда җибәрә. Нәтиҗәдә, канатлылар авырый башлый. Бинаның аскы ягын акшар белән агартып, кибеттә арзан бәягә сатылган белизнаны пулевизатор белән сиптереп чыгу да зур файда булачак.


3. Катнаш азык ашату мөһим. Аны интернеттан карап, үзеңә әзерләргә дә була. Бодай ашатуга күчкәндә, кошлар авырып китәргә мөмкиннәр, яхшы дигәндә дә, алар озак үсә. 6 айдан алар тиешле авырлыкны җыярлар. Тик моннан ни файда? Бөртек шулай күп китәчәк, димәк, чыгым зур булачак. Дөрес ашаткан очракта, 50-60 көнлек кошлар 3 кг авырлыкка җитә һәм аларны иткә кулланырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев