Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүгенге көндә Әлки районында барлыгы 6124 пенсионер яши

1-10 октябрь көннәрендә илебез буенча Өлкәннәр ункөнлеге үткәрү каралган.

Гомер көзенә керүчеләргә хөрмәт, игътибар беренче чиратта якыннары тарафыннан һәрвакыт булырга тиеш. Моны без беләбез. 

Лаеклы ялдагыларга кайгыртучанлык күрсәтү өчен, календарьда көннәр билгеләп, дәүләт тә моны тагын бер тапкыр искәртә. Безнең җирлектә бу вакыт аралыгында нәрсәләр эшләнәчәге хакында районның ветераннар Советы рәисе Ришат Хәлиуллин сөйләде.
Бүгенге көндә безнең районда барлыгы 6124 пенсионер яши. Шуларның 572 се “Хезмәт ветераны” дигән мактаулы исемгә лаек.  948 зе икътисадның һәм хезмәт күрсәтүнең төрле тармакларында эшләвен дәвам итә. Шунысы сөендерә: 80 яшьтән узып, актив тормыш рәвеше алып баручылар саны арта бара. 8-90 яшьлекләр – 76, 90-95 яшьлекләр – 107, 95 һәм аннан өлкәнрәкләр 18 кеше. Шуларның берсе – 99 яшен тутырган хөрмәтле ветераныбыз Хазим Фәхретдинов. Ришат Әсәтович сүзләренә караганда, бу – республика күрсәткеченнән югарырак икән. Әйе, яшәү шартлары яхшыра, шул ук вакытта ул игътибарның да тиешенчә булуын күрсәтәдер. Районыбызда ялгыз кешеләр дә бар. Үзе генә көн күрүче 759 әби-бабайның нәсел дәвамчылары бар, ә менә 145 сенең балалары юк икән. Аларга аеруча игътибарлы булу сорала.

–    Өлкәннәр бу бәйрәмне көтеп ала. Шуңа да без әлеге ункөнлекне лаеклы итеп үткәрергә тиеш. Әзерләнер өчен вакыты да бар. Алдан ук исемлекләр барлана. Лаеклы ялдагы бер генә кеше дә игътибарсыз калырга тиеш түгел, безнең максат шул. Мобилизацияләнүчеләрнең лаеклы ялдагы якыннары бар. Район башлыгы Александр Никошин аларның аеруча күз уңында булырга тиешлегенә басым ясады, – ди Ришат Әсәтович.

Сентябрь аенда ягу чоры башлана. Ветераннар Советы рәисе сүзләренә караганда, ялгыз яшәүче өлкәннәрнең яшәү шартларын тикшерү аеруча мөһим. Бәхетселек килеп чыгуын алдан кисәтү өчен, авыл җирлекләре башлыклары, районның гадәттән тыш хәлләр идарәсе, газ бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә мичләрнең, төтен юлларының, ут үткәргечләренең, зәңгәр ягулык җайланмаларының төзеклеген тикшереп чыгу бурычы да куелган.  

Өлкәннәр ункөнлегендә иң беренче булып һәрбер пенсионерга да алдагы еллардагы кебек кечкенә булса да бүләкләр – азык-төлек каплары ясап тапшыру каралган.  “Без аларны һәркемгә дә беренче көндә үк тарата алмаячакбыз, ә менә билгеләнгән ун көндә өлгерәчәкбез. Шуңа да өлкәннәрдән сабырлык сорыйбыз, берәүнең дә ишеген какмый калмабыз”, – ди Ришат Әсәтович.

Ункөнлектә пенсионерларны чәй өстәленә чакырып, концерт номерлары күрсәтеп, бәйрәм кәефе тудыру да гадәткә кергән. Быел да шундый очрашулар оештыру ниятләнелә. Спартакиада да үткәреләчәк, әлегә көне генә бигеләнмәгән. Элеккегечә йөзү, дартс, мылтыктан ату, теннис уены һәм башка өлкәннәр өчен авырга килмәгән спорт төрләре буенча ярышырга мөмкин булачак. Бу бәйгегә 55 яшьтән өлкәнрәк лаеклы ялдагы һәркем чакырыла.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев