Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Быел кар катламы алдагы еллардан күпкә артык

“Алексеевскдорстрой” җәмгыятенең Әлки участогы карамагындагы юлларда су агар өчен ясалган 491 торба бар.

Участок җитәкчесе Рашат Гыйззәтуллин хәбәр итүенә караганда, 10 мартта эшчеләр аларны чистартуга керешкәннәр. Беренче көнне 15 шундый торбаны, кар-боздан арындырып, язгы сулар агарлык дәрәҗәгә китергәннәр. Әлегә бу хезмәткә бер экскаватор, бер бульдозер, дүрт эшче беркетелгән. Җитәкче алга таба, торбалар чистарту буенча тагын бер бригада булдырып, эшне тагын да күләмлерәк башкарачакларына ышандыра.


Рашат Талипович: “Быел кар катламы алдагы еллардан күпкә артык”,– ди. Димәк, юллар аша салынган су торбаларының язгы ташкынны агызып бетерә алмау куркынычы бар, дигән сүз. Бу бигрәк тә  Каракүл, Иске Чаллы, Салман, Чиябаш, Чуаш Кичүе юлларындагы торбаларга кагыла. Ә автотрасса өстеннән аккан язгы ташкын юл кырыйларын юдырып алырга мөмкин. Шуңа да андый шикле урыннарда зур егәрлекле чылбырлы бульдозерлар белән су агу юллары ясарга җыеналар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев