Быел тәүге халык җыены Апак авыл җирлегендә үтте
Районыбыз авыл җирлекләрендә җыеннар башланды. Ул рәсми яктан авыл җирлеге советларының киңәйтелгән утырышы сыйфатында үтә.
Җыеннарда авыл җирлеге башлыклары халык алдында 2024 елда башкарылган эшләргә хисап тоталар, быелга планнар белән таныштыралар.
Җыеннар башланыр алдыннан районның хезмәт күрсәтүче төрле оешма-учреждение җитәкчеләре, белгечләре, халыкны кабул итеп, аларны борчыган сорауларга ачыклык кертәләр.
Быел тәүге халык җыены Апак авыл җирлегендә үтте. Әлеге җирлеккә өч авыл керә – Апак, Каракүл һәм Иске Тумба авыллары.
Иске Тумбада беренче җыен үтте. Бу авыл урман эчендә, табигатьнең гаҗәеп матур җирендә урнашкан.
Авылда 39 хуҗалык калган. Анда 77 кеше яши.
Иске Тумба авылында Бөек Ватан сугышында илебезнең иң югары бүләгенә – Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган Кузьма Кириллович Афанасьев туган. Әлки җиренең батыр улына биредә мемориаль такта куелган.
Иске Тумбада гаҗәеп яхшы күңелле, позитив кешеләр яши. Моны без һәрчак тоябыз. Ә бит бу авылга күп еллар юлсызлык, сусыз яшәү мәхнәтләрен кичерергә туры килде. Шул елларда да алар сабыр гына, яхшы тормышка өметләнеп, шау-шу күтәрми яши белделәр.
Хәзер Иске Тумба авылына таба кебек шома асфальт юлдан киләбез. Кече Чирмешән аша салынган тимер-бетон күпер аша чыгабыз. Су мәсьәләсе дә биредә акрынлап хәл ителде.
Дөрес, авылда яшьләр әз калган, күбрәк пенсионерлар яши.
Апак авыл җирлеге башлыгы Илһамия Әбҗаббарова, хисап доклады ясаганда, халыкның хезмәт белән тәэмин ителеше турында сөйләде.
Җирлеккә кергән авылларда 544 кеше яши. Хезмәткә сәләтле 336 кеше бар икән. Шуларның 59ы бюджет оешмаларында хезмәт куя. 32 кеше – “Кызыл Шәрык-Агро”да һәм “Хузангай”да эшли. Ягулык салу станцияләрендә 11 кешегә хезмәт урыны табылган. Социаль хезмәткәрләр, эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр бар. 5 кеше генә эшсез биредә.
Өч авылда да фельдшер-акушерлык пунктлары эшли. Апакта халыкка Зилә Рәхмәтуллина, Каракүлдә Валентина Гришина, Иске Тумбада Алина Родионова бу хезмәтләрне җаваплы башкаралар.
Авылларда клуб, китапханәләр эшли. Ә менә балалар бакчасы Апакта гына калган. Анда да бары 4 бала йөри.
Район башлыгы Александр Никошин: “Дүрт балага тулы бер бакча эшләтү зур чыгымнар бирә. Мәктәпкәчә учреждениегә күбрәк сабый йөрсен иде!”– дигән теләген җиткерде.
Авылларда мәктәпләр дә калмаган. Хәзер Апактан – 15 укучы, Каракүлдән – 5, Иске Тумбадан – 3 бала, автобус белән Юхмачы мәктәбенә йөреп, белем алалар.
Иске Тумба халкы бердәм. Аларның читтә яшәүче якташлары да авыл белән тыгыз элемтәдә яши: алар һәр елны диярлек авыл көннәре уздыралар. Бөек Җиңү бәйрәмен, Чик сакчылары көнен бергәләп үткәрәләр.
Илһамия Хасыйбулловна авылларда яшәүче халыкның махсус хәрби операциядә катнашучыларга даими ярдәм итүләрен югары бәяләп узды. Былтыр җирлектән өч егет контракт нигезендә, илебез иминлеген яклап, сугышка киткән.
Иске Тумбада үткән җыенда халык бер генә сорау да бирмәде. Димәк, авыл җирлеге башлыгы, ел дәвамында халык белән тыгыз элемтәдә булып, туган мәсьәләләрне хәл итеп килгән.
Апакта үткән җыенда Каракүл халкы да катнашты. Монда сорау бирүчеләр, тәкъдим ясаучылар булды. Әйтик, Шәрипов Илгизәр: “Авыл башындагы буа, резервуары төзек булмау сәбәпле, сусыз тора, шуны ясап булмасмы?”– диде.
Район башлыгы Александр Никошин, буаны якын арада белгечләр белән карап, төзәтү мәсьәләсен хәл итәргә ышандырды. Ә инде буага җаваплы кеше итеп Илгизәр Ибрагимовичны тәкъдим итте.
Җыенда, ветеринария хезмәте күрсәткән өчен түләүләр ничек, дип кызыксынучылар булды. Бу хезмәт өчен түләүләр турындагы мәгълүматны газетада бастырырбыз.
Авыл җирлегендә ел дәвамында күп төрле эшләр башкарылган. Әйтик авыл советы башкарма комитеты бинасының түбәсе яңартылган, тирә-юне койма белән тотып алынган, мәдәният йортының тәрәзә, ишекләре алыштырылган.
2024 елда башкарма комитет, грант отып, МТЗ-82 тракторы алган. Аның белән күп төрле эшләр башкарганнар. Авыл урам юллары төзекләндерелгән, Озерный инеше аша күпер ремонтланган. Халыкны су белән тәэмин итү буенча күп эшләр эшләнгән.
Баш табиб Светлана Одушкина: “ 2025 елда Әлки районында беренче сабый Апакта туды”, – диде.
Халык авыл җирлеге советының узган елда башкарган эшен бертавыштан “канәгатьләнерлек” дип бәяләде.
Александр Никошин җыенда йомгаклап чыгыш ясады. Ул Апак авыл җирлегенә кергән авыл халкына, махсус хәрби операциядә катнашучыларга даими ярдәм итеп торганнары өчен, рәхмәт белдерде. Халык күтәргән сорауларга җавап бирде.
– Алга таба да авылларда халыкның тормыш шартлары яхшырсын өчен, төрле эшләр башкарырбыз. Иң мөһиме: авыллар яшәсен, балалар тусын, илебез иминлеге сагындагы егетләребез исән-имин фронтлардан әйләнеп кайтсыннар, – диде ул.
Җыенда уллары махсус хәрби операциядә хезмәт иткән аналарга – Надежда Иванова һәм Гөлсирә Сафинага район башлыгы Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев