Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чәчү алдынгыларын район башлыгы бүләкләде

Районыбызда бик уңышлы көзге чәчү эшләре бара. Быел бездә уҗым культураларын 25 мең гектар мәйданда үстерерү планлаштырыла.


Көзге культуралар, ел нинди килүгә карамастан, тотрыклы уңыш бирә. Быел да май, июнь айлары коры килсә дә, уҗым бодаеннан кимендә гектарыннан 30 ар центнер уңыш алынды. Ә ”Көньяк Әлки” кебек игенчелектә уңышлы эшләүче идарәдә ул 40 ар центнерга якын булды. Шуңа да Әлки җирендә һәр елны көзге культуралар мәйданы, башка районнар белән чагыштырганда, зур мәйдан били.
Узган якшәмбедә район башлыгы Александр Никошин, кырларга барып, көзге чәчүдә алдынгы механизаторларны хезмәт уңышлары белән котлап кайтты. “Востокзернопродуктның” Көньяк Әлки территориаль идарәсе быел көзге чәчү эшләрен 3500 гектарда башкарырга җыена. Шуның 3 мең гектардан артыгында әлеге мөһим эш башкарылды.

Биредә чәчү комплексы тагып, Илнар Маратов бик уңышлы эшли. Ул берүзе мең ярым гектар мәйданда чәчү эшләре башкарды. Илнар Нәсыйх улына Александр Никошин тырыш хезмәте өчен Рәхмәт хаты һәм акчалата бүләк тапшырды.

”Көньяк-Көнчыгыш Әлки”дән икенче отряд механизаторы Александр Николаев мең гектардан артык мәйданда уңыш культуралары чәчкән. Александр Александрович башкарган эш сыйфатлы булуы белән дә зур әһәмияткә ия. Тәҗрибәле тракторчыны район башлыгы хезмәт уңышлары белән котлап, бүләкләрен тапшырды.  

”Көнчыгыш Әлки”нең икенче отряды механизаторы Мөнир Әхмәтшин һәр чәчү кампаниясе барышында уңышлы эшләве белән башкалардан аерылып тора.

”Көнчыгыш Әлки”дә уҗым бодаен 3330 гектарда игәргә җыеналар. Шуның 2 мең гектарында бу эшләр башкырылды инде. Биредә уңган тракторчы Мөнир Әхмәтшинның өлеше зур. Ул бер мең гектарда чәчү эшләре башкарырга өлгерде. Ургәгар басуларында Александр Никошин аңа бу хезмәт уңышлары өчен бүләкләрен тапшырды. Яңа казанышларга ирешүен теләде.

Район башлыгы шулай ук ”Үзәк Әлки” кырларында эшләүче Фәргать Шәйхетдинов янында булды. Карга егете Фәргатьнең быел механизатор булып эшләвенә 30 ел. Ул Базарлы Матак һөнәр училищесында киң профильлы тракторчы һөнәре алган. Шул гомердән бирле көпчәкле тракторда эшли. 20 елын “Кызыл Шәрык-Агро”да хезмәт куя.

Фәргать Шәйхетдинов чәчү эшләре башыннан 1700 гектарда әлеге хезмәтне башкарып, район механизаторлары ярышында беренче урында бара. Әлеге   казанышлары өчен аңа Александр Никошин Мактау грамотасын һәм акчалата бүләген тапшырды һәм игелекле хезмәтенә рәхмәтләрен җиткерде. 

Шундый ук бүләкләргә ”Көнбатыш Әлки”нең алдынгы механизатор Виктор Рыжков ия булды. Виктор Евгеньевич һәр чәчү чорында уңышлы хезмәте белән дан казана. Тәҗрибәле механизатор  күпләр өчен үрнәк булып тора. Виктор Рыжков 1200 гектардан артык мәйданда чәчү эшләре башкарган инде. Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы көзге чәчүне 5 сентябрьгә төгәлләү бурычын куя. Районыбызда әлеге мөһим эшләрне оптималь срокларда төгәлләү өчен игенчеләребез бар тырышлыкларын куеп эшлиләр. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев