Чуаш Борнае авыл җирлегендә су проблемасын чишкәннәр
Чуаш Борнае авыл җирлеге җыены дустанә шартларда үтте.
–Чуаш һәм Татар Борнае авылларын берләштергән җирлектә 254 хуҗалыкта 629 кеше яши, шуларның 363 е – хезмәткә яраклы. Ике авылда мәктәп яшендәге – 51, мәктәпкәчә яшьтәге 23 бала бар,–дип сөйләп китте әлеге җирлек башлыгы Илсур Зарипов. 19 ел шушы вазифаны башкарган җитәкченең, әлбәттә, тәҗрибәсе зур. Халык белән ничек эшләүне, җирлектәге мәсьәләләрне аңа әйтеп торасы да юк.
Гадәттә күп авылларда була торган су проблемаларын бу җирлектә ел дәвамында чишкәннәр: 6 су үткәргеч торбалар ремонтланган, 2 насос алыштырылган. Ике авылда да “Лоцман” автомат станцияләре куелып, су манараларының кырыйлары койма белән әйләндереп алынган. Җәйге чорда файдалану өчен, Татар Борнаенда буа да төзегәннәр. Моннан тыш җирлек депутаты Әнәс Гатин ярдәме белән авыл урамында 400 метр аралыкта юл салынган, аның өчен 480 тонна вак таш кайтартылган. Ә депутат Андрей Ерусланов Чуаш Борнае чиркәвенең гөмбәзен алыштырган.
–Шундый ярдәмчеләр булганда, без әле күп эшләргә сәләтле,– дип, алда торган бурычлары белән дә таныштырды Илсур Гарифуллович. Аның чыгышын дәвам иткән мәктәп җитәкчеләре Николай Хвостов һәм Гөлүзә Минсәгыйровалар да үзләренең уңышларын, эш-гамәлләрен бәян итте. Ике коллектив та 2024 елда “Мәктәпне яңа уку елына әзерләү” номинациясендә җиңү яулаган, димәк, сөйләрлек эшләр күп дигән сүз.
Җирлек үсеше өчен зур өлеш керткән авылдашларга истәлекле бүләкләр, белем оешмалары алдынгыларына Мәгариф идарәсенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Махсус хәрби операциядә күрсәткән батырлыклары өчен, Николай Архипов район башлыгының Рәхмәт хатына ия булды. Кыю уллар үстергән ата-аналарга истәлекле бүләкләр бирелеп, аларга рәхмәт сүзләре, көчле алкышлар яңгырады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев