Чуаш Кичүе җирлеген үрнәк итеп куйдылар
Әлки районының буеннан-буена диярлек автомобиль трассасы уза.
Еш кына без юлдан баручыларның агач утыртмалары янына туктап ял итүләрен, тамак ялгап алуларын күрәбез. Бу урыннарның күбесе авыл җирлекләре башлыкларына билгеле.
Район башлыгы Александр Никошин, машиналар еш туктала торган урыннарга чүп-чар ташлап калдырмаска чакырып, аншлаглар (игътибар такталары) куярга тәкъдим итте.
Бу мәсьәләдә район җитәкчесе Чуаш Кичүе авыл җирлеге башлыгы Рафикъ Мусинны үрнәк итеп күрсәтте.
«Әлеге җирлектә машиналар еш туктый торган урыннарга «Табигатькә сакчыл булыгыз — чүпләрегезне ташлап калдырмагыз!» яки «Рәхмәт сезгә чисталык өчен!» кебек язулар урнаштырылган. Агач утыртмалары буйлары да чиста. Мондый урыннарда «чүп ташлаган өчен штраф» кебек сүзләр сәфәрчеләрдә кире тәэсир калдырырга мөмкин», — диде Александр Фёдорович.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев