Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Совет гаскәрләренең Әфганстан җиреннән чыгарылуына – 27 ел

Хәрби комиссар Виктор Лаврентьев котлый Районыбызның әфганчы-ветераннарын әһәмиятле дата - совет гаскәрләренең Әфганстан республикасыннан чыгарылуының 27 еллыгы белән кайнар котлыйм. Хөрмәтле әфганчылар! Сезгә зур һәм җитди сынау үтәргә - совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты составында Әфганстан республикасында хәрби хәрәкәтләрдә катнашырга туры килде. Бүген әлеге хәлләрне ничек кенә бәяләмәсеннәр, сез ул вакыттагы...

Хәрби комиссар Виктор Лаврентьев котлый

Районыбызның әфганчы-ветераннарын әһәмиятле дата - совет гаскәрләренең Әфганстан республикасыннан чыгарылуының 27 еллыгы белән кайнар котлыйм.

Хөрмәтле әфганчылар! Сезгә зур һәм җитди сынау үтәргә - совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты составында Әфганстан республикасында хәрби хәрәкәтләрдә катнашырга туры килде. Бүген әлеге хәлләрне ничек кенә бәяләмәсеннәр, сез ул вакыттагы катлаулы вәзгыятьтә хәрби бурычыгызга һәм сугышчан антка тугрылыклы булып калдыгыз, алдыгызга куелган бурычны ахыргача намус белән үтәдегез, саулыгыгызны, гомерегезне аямадыгыз. Әфганстан җирендәге хәрби бәрелешләрдә яраланучылар, хәтта гомерләре өзелүчеләр дә бихисап булды. Ул елларның авыр хәтирәләре, сугышчан иптәшләрегезне югалту ачысы бүген дә әле күңелләрегездә әрнүле яра булып сакланадыр.

Бу истәлекле дата белән тәбрикләп, һәммәгезгә сәламәтлек, хезмәтегездә уңышлар, гаиләләрегездә иминлек, бәхет телим. Илебез күген беркайчан да сугыш сөреме капламасын. Бүгенге һәм киләчәк буыннарга солдат итеге кияргә, сугыш утына керергә язмасын. Сез, хөрмәтле әфганчылар, бүгенге яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүгә зур өлеш кертәсез. Алга таба да бу әһәмиятле эшкә игътибарны киметмәсәгез иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев