Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Газ куллануга бәйле фаҗигаләрнең күпчелеге - куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү

Бүгенге көндә табигый газ көнкүрешнең аерылгысыз өлешенә әйләнде, ул җылыта, өйгә ямь бирә, авыр мәшәкатьләрдән арындырып, тормышыбызны җиңеләйтә.

Әмма шул ук вакытта “зәңгәр ягулыкның” куркыныч чыганагы булуын да онытмаска кирәк. 

Газ куллануга бәйле гадәттән тыш хәлләрнең, фаҗигаләрнең күпчелеге куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәүдән килеп чыга. Без район газ хезмәте җитәкчесе Петр Буланкин белән, мондый бәхетсезлекләрне булдырмас өчен, нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында сөйләштек. 

–    Петр Юрьевич, өйдәге куркынычсызлык нәрсәдән башлана?

–    Беренче чиратта, хуҗаларның үзләренең игътибарлылыгы һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүләре сорала. Иң беренче гади, әмма еш онытыла торган кагыйдә ул – өйдән чыкканда, газ җайланмаларын эшләтеп калдырмау. Аларны кулланыр алдыннан, төтенне тартуын, янудан калган матдәләрнең төтенлеккә китүен тикшерү мөһим, шул ук вакытта газ плитәсен бүлмәне җылыту, кием киптерү һәм башкалар өчен кулланырга ярамый. 

–    Шулай да әгәр өйдә (фатирда) газ исе килсә нишләргә?

–     Бу вакытта кылынырга тиешле гамәлләр тәртибен һәркем белергә тиеш: газ җайланмасын кулланудан туктатырга; җайланмадагы краннарны ябарга; тәрәзә һәм форточкаларны ачарга; электр җайланмаларын кабызмаска һәм сүндермәскә; авария газ хезмәтенә шалтыратырга: чыбыклы телефон номеры – 04, мобиль – 104, тиз арада хезмәт күрсәтүнең бердәм номеры – 112. Аннары авария газ хезмәте диспетчерының күрсәтмәләрен үтәргә. 

–     Йортлардагы газ җайланмасына техник хезмәтне сез ни дәрәҗәдә еш үткәрәсез?


–    Кагыйдәгә ярашлы рәвештә, бу эш ел саен башкарыла. Кешеләр газ хезмәте белгечләрен өйләренә кертергә тиеш. Техник хезмәт барышында тоташкан урыннардан газ чыкмавы, шлангларның торышы, томалагыч арматура эшчәнлеге, җайланма төзеклеге тикшерелә. Исегездән чыгармагыз: бүген мастерны өйгә кертергә теләмәү – иртәгә бәхетсезлек сәбәбе булырга мөмкин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев