Әлкилеләрне Яңа ел бәйрәме белән Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тәбрик итте.
"Хөрмәтле Александр Федорович! Сезне һәм районның бөтен халкын Яңа 2018 ел белән ихластан котлыйм! Яңа ел киче - гаилә һәм дуслар белән үткәрә торган күңелле һәм рәхәт мизгелләр. Анда уй-фикерләр белән киләчәккә ашкынасың, теләкләр телисең. Барлык изге теләк-хыялларыгыз чынга ашсын, Яңа ел яңа казанышлар, бәхетле минутлар, шатлыклы хәбәрләр һәм якты вакыйгалар алып килсен. Сәламәтлек, иминлек сезгә!" дигән сүзләр бар котлау юлламасында.
Нет комментариев