Гыйнвар ае - татлы борыч чәчер вакыт
Якташыбыз, һәвәскәр бакчачы Рәис Хәйруллин гыйнвар аеның икенче яртысында әрҗәләргә борыч чәчәргә киңәш итә:
– Теплицаларга күчереләчәк борычны утырту өчен чәчәргә вакыт. Теплица хуҗалары, суыклар булганда, берәр төрле җылыту җаен да алдан кайгыртсыннар,– ди ул.
Рәис Разак улы үзе исә борычларны 16 гыйнварга кадәр үк чәчкән. Аңа кадәр, әрҗәләрдә баетылган, уңдырышлы җир хәзерләп, аны берничә көн җылыда тоткан. Шул арада тишелеп чыккан чүп үләннәренннән дә чистартып куйган. “Хәзер борычларга су гына сибеп торасы”,– ди ул.
Борычлар җылыны тишелгәнче дә, тишелгәч тә яраталар. Бүлмәдә көндезен 24 градус җылы булса әйбәт, ә кичен 18 градусы да җитә икән.
Рәис Хәйруллин теплицага утыртыла торган помидорларны февраль аенда чәчәргә киңәш итә. Хәзер исә әрҗәләргә баетылган туфракны тутырып, аны ике көн җылыда (авыру тудыручы личинкалар уянсын өчен), аннан суыкка чыгарырга кирәк икән. Ул чакта җирдәге “авырулар” үлеп бетә.
Бакчачы Рәис Разаковичның файдалы мәгълүматларын, киңәшләрен укучыларыбызга алга таба да җиткереп барырга тырышырбыз.
Ә сез редакциягә үзегезне борчыган сорауларны юллый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев