Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әхмәт авылында Татарстанның һәм Россиянең атказанган табибы Фираил Шиһаповны искә алу көне узды. ФОТО

Фираил Шиһапов 1953 елның 19 февралендә Әхмәт авылында туа.

Аның әти-әнисе Кашаф абый белән Мәгъмүрә апа авылның бик уңган, тырыш кешеләре иде. Мәгъмүрә апа төпчекләре Фираилны 47 яшендә тапкан. Ике кыз баладан соң дөньяга килгән Фираил бик зиһенле, үткен малай булып үсә. Олылар аның авылда бердәнбер фотога төшерүче булуын искә алалар. Әти-әнисенең кадерле улы, киләчәккә өмет-ышанычы булган Фираил аларның өметләрен аклап кына калмады, ул гомере буе авылдашларының да таянычы, ярдәмчесе булды.
Фираил Шиһапов 20 елга якын Чистай районының баш табибы булып эшләде. Чистай хастаханәсе безнең Кама аръягы районнары өчен төбәкара дәвалау учреждениесе дә бит әле. Райондашыбыз җитәкчелек иткән елларда әлеге хастаханә бик нык үсте, зур үзгәрешләр кичерде. Анда безнең төбәк халкына медицина хезмәте күрсәтүнең яңа заманча төрләре кертелде.

Фираил Шиһапов янына әхмәтлеләр генә түгел, район халкы да еш бара иде. Ул якташларына һәрчак игътибарлы, мәрхәмәтле, ярдәмчел булды. Үзенә йомыш белән килгән һәркемне җылы каршы алып, булдыра алганча булышырга тырыша иде. Бүген Әлки җирендә бик күпләр аңа рәхмәтле булып яши. Ни кызганыч, язмыш дигәнең әлеге игелекле җанны 60 яшендә арабыздан алып китте.

Фираил Кашапович гомеренең соңгы елларында туган авылы Әхмәттә авыл көннәре үткәрүне традициягә керткән иде. Инде хәзер Әхмәттә авыл бәйрәмнәре Фираил Шиһапов исеме белән бәйләп уздырыла.
Ә быел авылдашлары Фираил Шиһаповны искә алу көне үткәрделәр. Ул бик күп чараларны үз эченә алды. Авыл халкы, кунаклар иртәдән мәчеткә җыелды. Биредә Фираил Кашаф улына багышлап корбан ашы үткәрелде. Корбан мәҗлесендә бик күп кеше катнашты. Авыл имамы Ришат Сөләйманов якташыбыз рухына Коръән укыды, вәгазьләр сөйләде.
Аннан искә алу чаралары авыл мәдәният йортында дәвам итте. Биредә әхмәтлеләр һәм кунаклар Фираил Шиһапов турында истәлекләре белән уртаклаштылар. Әхмәттә туып-үсеп, бүген Чаллы шәһәрендә яшәүче эшкуар, искә алу көне иганәчеләренең берсе Ихсан Сафин Фираил Кашапович белән һәрчак аралашып яшәүләрен сөйләде.
-Фираил берара Яр Чаллы хастаханәсендә дә эшләде. Аннан инде гомеренең соңгы көненәчә Чистай район хастаханәсен җитәкләде,-ди ул. -Республика төбәкара хастаханәләре арасында аны иң уңышлы дәвалау учреждениесенә әверелдерде. Иң мөһиме, югары, дәрәҗәле урында эшләсә дә, туган авылына, якташларына һәрчак үз кеше, ярдәмче булып кала белде. Шуңа да авыл халкы күңелендә аңа карата ихтирам хисе яши. Аның исеме күңелләребездән беркайчан җуелмас.
Чуаш Кичүе авыл җирлеге башлыгы Ирина Мамбетова Фираил Шиһаповның тормыш һәм хезмәт юлы белән таныштырды. Ул фидакарь авылдашларын искә алу көнен оештыруны башлап йөргән Әхмәт егете, бүген Яр Чаллыда яшәүче Рифкать Билдановка, бу чараның спонсорлары булган әхмәтлеләргә рәхмәт җиткерде. Чараны үткәрүдә актив катнашкан Ришат Сөләймановка, Рамил һәм Зөлфия Вәлиуллиннарга, Миләүшә Шәмсиевага, Гөлнара Хәйбуллина, Роза Яһудинага, Венера Гайнетдинова җитәкчелегендәге мәктәп коллективына да рәхмәтләр әйтелде.
Әтисен искә алу чараларында Фираил Кашаповичның Азнакай районы баш табибы булып эшләүче улы Илдар Шиһапов та катнашты.
-Әтинең туган авылы Әхмәткә озак еллар кайтканым юк иде. Авылның фельдшер-акушерлык пункты бинасында әтигә куелган истәлек тактасын күреп тә бик дулкынландым. Әтиебезне шулай олылавыгыз, хөрмәтләп искә алуыгыз өчен чын йөрәктән рәхмәтләремне җиткерәм. Үзем дә әти сукмагыннан китеп, табиб һөнәре сайладым. Мин аның белән бик горурланам, - дип сөйләде ул әхмәтлеләр алдында.
Авыл мәдәният йортында Фираил Шиһапов истәлегенә балалар һәм үсмерләр арасында милли көрәш бәйгесе дә узды. Әхмәттә соңгы елларда татарча көрәш шактый популярлашты. Биредә малайлар тренер Рәмзис Сәлахов җитәкчелегендә шөгыльләнеп, район, зона, республика бәйгеләрендә җиңүләр яулыйлар.

Бәйгегә районның башка авылларыннан да яшь көрәшчеләр күп килгән иде. Җиңүчеләрнең тулы исемлеге белән сез безнең сайтта таныша аласыз. Ә әхмәтлеләрдән Фәнил Низамиев, Данил Мардиев, Рамазан Бакиров, Раил Шиһапов үз үлчәмнәрендә җиңүгә ирештеләр. Ә инде олылар арасында баш батыр калган Раил Минһаҗев (Югары Әлки) җилкәсенә тәкә салынды.
Әхмәт мәктәбе укучылары арасында рәсем бәйгесе дә оештырылган иде. Мәдәният йорты фойесында иң уңышлы рәсемнәрдән күргәзмә булды. Бәйгедә җиңүчеләр Айсылу Газизова, Адилә Шиһапова, Виктория Мирлачева, Рәзилә Мәхмибуллина, Инсаф Кәлимуллин, Нияз Сафин, Илья Мошкин сәхнәгә чыкырып бүләкләнделәр.
Әхмәтлеләр алдында концерт номерлары белән чыгыш ясап, район мәдәният йорты хезмәткәрләре кичәне тагын да ямьләде.

Фираил Шиһаповны искә алу чаралары Әхмәттә көне буе барды һәм күп халык катнашында, зур күтәренкелек белән узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев