Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Яңа Әнҗерә авылына интернет кирәк

Борискино авыл җирлеге җыеннарында Яңа Әнҗерә авылында интернет булдыру мәсьәләсе күп тапкырлар күтәрелде.


Җирле халыкка Чистай электр элемтәсе бүлеге мәгълүматын җиткерәбез: бүгенге көндә бу тораклыкны элемтә хезмәтенә тоташтыру өчен, техник мөмкинлекләр юк. Оешмага, интернетны булдыру өчен, элемтә линияләре яисә “Летай” станциясен төзергә кирәк. 


Әлеге авылда челтәр һәм яңа элемтә бүлеге төзү 2025 ел планына кертелмәгән. Тораклыкта аз кеше яшәү сәбәпле (45 кеше теркәлгән), күрсәтелгән хезмәт өчен керем проектны тормышка ашыруда тотылган чыгымнарны вакытында капламаячак. Шуңа бәйле рәвештә, алда әйтелгән территорияне элемтә челтәрен үстерү планына кертү башкарылачак эш өчен субсидия бүленгән яисә финанс ярдәме булган очракта гына каралырга мөмкин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев