Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Июнь-июль айлары — яфрак азык һәм дару үләннәре әзерләү өчен бик кулай вакыт.

Агач яфракларының сусыл, витаминнарга бай чагы.


Яфрак азык — бозаулар, кәҗәләр, сарыклар, сыерлар өчен бик тә файдалы өстәмә ризык. Бигрәк тә кышкы айларда хайваннарның организмы витаминнарга сусаган чорда ул рационны баета. 


Микроэлементларга бай булган яфрак азыкны юкә, каен, карама, чикләвек, өрәңге, тал, миләш, усак агачларыннан әзерләргә мөмкин. Ә менә сирин, шомырт, америка өрәңгесеннән ясарга ярамый. 


Быел яфрак азыкка сорау аеруча зур булачак. Чөнки печән, сусыл сенажны күп хәзерләү мөмкинлеге чикле. Һава торышының коры торуы сәбәпле, күпьеллык үләннән масса көткәннән күпкә азрак чыкты.


Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиев узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә оешма, учреждение хезмәт коллективларына маллар өчен бик тә мөһим булган яфрак азык һәм дару үләннәре әзерләүдә ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать итте.


Яфрак азыкны 0,5-1 сантиметр калынлыктагы ботаклардан яртышар метр зурлыкта себерке ясап, парлап бәйләп хәзерләү сорала. Ә дару үләннәрен — акчәчәк, кычыткан, тукранбаш кебек үләннәрдән бәйләп ясарга мөмкин. 
Яфрак азык, дару үләннәре «Хузангай» җәмгыятенә, фермер хуҗалыкларга тапшыру сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев