Йөртүче Фәнис Закировка “ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” мактаулы исеме бирелде
“Хузангай” җәмгыятенең йөртүчесе Фәнис Закировка “ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” мактаулы исеме бирелде.
Бүләк дәлиле булган медальне аңа республика башкаласында Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланып үткән тантанада ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
Хезмәт бәяләнүен аңлаткан шатлык уңаеннан без Фәнис Фазылҗан улы белән очраштык һәм бу хезмәт кешесе белән мондыйрак сөйләшү булды.
– 2008 елдан бирле бу хуҗалыкта эшлим, – дип сүзен башлады ул. – “КамАЗ”да йөрим, кырларда урып-җыю вакытында бөртек ташыйм. Моңарчы тракторда хезмәт иткәнем, комбайнда да эшләгәнем булды.
– Эш сәгатегез күпме дәвам итә?
– Иртәнге сәгать алтыда без эштә инде. Кайту төрлечә була: кызу урак өстендә кичке сәгать тугыз, уннарда гына өйдә булам.
– Бик арыйсыздыр?..
– Без – нык, хезмәт белән үскән буын. Шуңадыр авырлыкларга да чыдам. Җитеш тормышның да кайдандыр һавадан төшүен көтмибез, тир тамызып эшләгәч кенә була, дип уйлыйбыз. Аннары, техниканы яратам мин. 1993 елда армия хезмәтеннән кайткач, Болгарда йөртүчегә укыган идем, менә шуннан бирле рульдә. Һөнәремне дөрес сайлаганмын дип уйлыйм, эшем үземә канәгатьлек бирә, шуңа арысам да зарланмыйм.
– Шулай да ни өчен авыл хуҗалыгы хезмәтендә сез?
– Яшь чакта, һөнәрле булгач та, Казанда эшкә урнашып карадым. Һәм шәһәр тормышының үземнеке түгеллеген аңладым. Хәзер дә авылны, иркенлекне, җәйрәп яткан басу-кырларны яратам...
– Гаиләгез турында да сөйләсәгез иде?
– Хатыным Руфия белән бергә 26 ел яшәп, ике бала – ул һәм кыз үстерек. Илнар, гаиләле булып, Казанда эшли, яши. Кызыбыз Илсинә дә өйдән Казанга укырга чыгып китте инде. Билгеле, гел хезмәттә булып, хәзер: “Балаларның үсеп җиткәнен күрмичә дә калдым”, – дип уйланганым бар. Әмма алар, минем эштә булуымны күреп, шулай хезмәтне яратырга кирәклеген аңлап үстеләр.
– Ни өчен сез бу исемгә лаек, дип уйлыйсыз?
– Мин гел эштә, бәлки, шуңадыр.
– Җир кешесе хезмәте тиешенчә бәяләнәме?
– Чынлыкта макталу турында уйлап эшләгәнем булмады. Намус белән хезмәт итсәң, күрәләр икән...
Сөйләшү шулай кыска гына булды. Эш вакытында һәр минуты санаулы булган авыл хезмәтчәне безнең белән тизрәк саубуллашырга ашыкты. Эш сүздә түгел шул, ә гамәлләрдә. Авыр хезмәтне башкарган һәм югары дәрәҗәдәге кадер-хөрмәткә лаек Фәнис Фазылҗан улын без мактаулы исем тапшырылу белән котлыйбыз һәм алга таба да хезмәтендә уңышлар телибез.
Фото: ТР Рәисенең матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев