Иске Алпар җирлеге халкына язгы ташу зыян китерергә мөмкин
Быел кар катламы калын һәм тыгыз. Көзеннән каты яуган яңгырлар җирне дымга туендырды.
Димәк, эрегән кар сулары җиргә сеңәр, дип тынычланырга урын юк. Шуңа язгы ташуларга алдан һәм бик ныклап әзер тору сорала. Гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссиясе утырышында әлеге мәсьәлә җитди тикшерелде.
Язгы ташу чорында йортларны су басу ихтималы зур булган авыл җирлекләре башлыклары быел нинди хәзерлек чаралары күрергә җыенулары хакында сөйләделәр. Иске Камка авыл җирлеге башлыгы Фәргать Әкъбәров, Камка авылында дүрт урамда көчле ташу булып, 30 өйгә язгы су керү куркынычы барлыгын, аларда 64 кеше яшәвен хәбәр итте. Су кинәт күтәрелсә, халыкны эвакуацияләү өчен көймәләре бар икән. Шулай ук вакытлыча яшәү урыннары булдырырга да җыеналар.
Иске Алпар җирлегенә караган авылларда яшәүчеләргә дә язгы ташу төрле борчулар тудырырга мөмкин. Җирлек башлыгы Ринас Сәлахов алга таба нинди эшләр башкарачаклары турында сөйләде.
Шулай ук комиссия утырышында Карга , Чуаш Кичүе, Базарлы Матак авыл җирлекләре башлыклары Рәйнә Гыйнанова, Рафик Мусин, Рәшит Мусин чыгышлары тыңланды.
Район башлыгы Александр Никошин авыл җирлекләре башлыкларына үз территорияләрендәге буалар суының кимендә өчтән берен агызып куярга күрсәтмә бирде. Су басу ихтималы булган авылларда халыкка, быелгы вәзгыятьне аңлатын, өйләрен, каралты кураларын иминиятләштерергә киңәш итәргә кирәклеген дә искәртте. Кайбер җирлекләргә өстәмә көймәләр сатып алу хәстәрен күрергә әйтелде.
Утырышта, кыр сулары авылга агып кермәсен өчен, торак пунктлар тирәсендәге карны еру, авыл урамнарындагы су торбаларын кар-боздан арчу мәсьәләләре дә тикшерелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев