Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Иске Камка авылында юллар төзекләндерелә

Иске Камка авыл җирлеге башлыгы Фәргать Әкъбәровка шалтыратып, без бүгенге көндә авылда нинди эшләр башкарылуы турында кызыксындык. Һәм ул безгә, киләсе елда таш юл салу өчен, хәзер әзерлек баруы турында сөйләде.

–     Менә 40 тонна вак таш бушатылды. Июль аенда да ул чимал шулкадәр үк күләмдә кайтартылган иде. Аларның берсендә фракцияләрнең зурлыгы 20х40 булса, икенчесенеке – 40х70. Шуңа да юлга башта – эресен, аннары вагын җәячәкбез, – диде җитәкче. 

Юлны төзекләндерү эшләре Иске Камка авылының Түбән урамында алып барылачак. Анда, дамба күтәртелеп, бер кат вак таш түшәлгән булган инде.  

–     Эшне без яз аенда дәвам итәргә, бер кат җәелгән щебеньне калынайтырга ниятлибез, – диде авыл җирлеге башлыгы.

Фәргать Әсхәт улы тораклыктагы күпчелек юлларның төзек булуы, аларга асфальт яисә вак таш җәелүе турында да әйтте. Авылның ике урамын гына таш юллы итәсе калган. 

–     Түбән урамында 380 метр арага вак таш түшәү соралса, тагын бер Чирмешән урамында 150 метр араны юллы итү максаты куела, – диде ул. 

Һәм бу эшләр авыл халкының үзара салым акчасына эшләнә. Авылыңны үзең кайгыртканда һәм дәүләт ярдәме булганда, җирлегеңне тагын да ямьләндерү, уңайлы итү мөмкин шул.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев