Иске Әнҗерә авылы балаларына авылдашлары Азат Мәҗитов 25 велосипед бүләк итте
Яңалыклар

Иске Әнҗерә авылы балаларына авылдашлары Азат Мәҗитов 25 велосипед бүләк итте

Иске Әнҗерәдә 25 балага авылдашлары Азат Мәҗитов велосипедлар бүләк иткән.

Бу зур бүләккә быел 1нче сыйныфка керәчәк  сабыйлардан башлап 9 нчы сыйныфта укучыларга кадәр барлык балалар ия булган. “Балаларның шатлыгының чиге юк, әти-әниләр дә бик сөенде. Авылга ямь кереп, җанланып китте. Мәктәбебезгә, авылыбызга һәрдаим ярдәм итеп торучы игелекле авылдашыбыз Азат Илгиз улына рәхмәтебез зур”, ди Иске Әнҗерә мәктәбе директоры Рәмзия Газизова.


Нет комментариев