Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иске Салман авылы китапханәсенең өлкән китап укучысы Зөлфия Хәлиуллинада кунакта булдылар

2023 ел Россия күләмендә Укытучылар һәм остазлар елы диеп, Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы буларак билгеләп үтелә.

Укытучы... Бүген галим дә, иген игүче дә синең олы исемең алдында баш ия. Барлык һөнәргә юл башы укытучының фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә салына.

Иске Салман авыл китапханәчесе, клуб хезмәткәре белән берлектә башлангыч сыйныфларны укыткан, китапханәнең өлкән китап укучысы Хәлиуллина Зөлфия апада кунакта булды.
Зөлфия апа гомере буе дистәләгән балага белем бирә, беренче хәрефләрне танырга, укырга, язарга өйрәтә. Балаларны тормыш дигән олы юлга әзерләү, күңелләренә әхлак һәм тәрбия төшенчәләрен салу, сәләтләрен үстерү өчен зур көч куя.
Зөлфия апа белән очрашу вакытында бүгенге көн мәсьәләләре турында да сөйләштеләр. Ул мәктәп укучыларының саны кимүе, татар теленең онытыла баруы хакында борчылуын белдерде.
Зөлфия апа олы яшьтә булуына карамастан, газета, журналлар укый, кросвордлар чишә. Аңа исәнлек-саулык, якыннарының хөрмәтен тоеп, бәхетле картлыкта яшәвен теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев