Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Югары Колчурино авыл җирлегендә җыен үтте

Чираттагы җыен Югары Колчурино авыл җирлегендә үтте.

Авыл кешеләре көнүзәк мәсьәләләр хакында сөйләшү һәм узган елга нәтиҗәләр ясау өчен җыелды.


Югары Колчурино, Түбән Колчурино һәм Катюшино тораклыкларын үз эченә алган җирлек – кечкенә, әмма, әйтергә кирәк, алар – бердәм булып яшәүгә үрнәк. Биредә 172 йортта 305 кеше яши (Югары Колчуринода – 118, Түбән Колчуринода – 184, Катюшинода 7 кеше). Демографиягә килгәндә, узган елдагы саннарда күп авылларга хас аянычлы хәл күзәтелә: 2025 елда җирлектә бары 1 бала туган, кызганыч, 11 кеше бакыйлыкка күчкән.


Шуңа карамастан җирлектә тормыш дәвам итә. Эшләп торган ике кибет һәм вакытлыча килүче автолавкалар кешеләрнең көндәлек ихтыяҗларын канәгатьләндерергә ярдәм итә. Күпләр өчен иминлекне булдыруның төп нигезе – хуҗалыгыңда көндәлек өчен кирәкле азык-төлекне үзең җитештерү.


Түбән Колчуринода яшәүче Оксана Смирнованың чыгышы – моңа дәлил. Ул хуҗалыгында өч сыер асравы һәм сыйфатлы продукция: каймак, эремчек, сөт әзерләве турында сөйләде. Оксана Валерьевна заманча саву җайланмасының көндәлек хезмәтен җиңеләйтергә мөмкинлек бирүенә дә басым ясады.


Әлеге юнәлештә икенче үрнәк кеше ул – авыл клубы мөдире Татьяна Ишмулкина. Ул өйдә җиләк-җимештән кайнатмалар әзерләү, яшелчәләрне тозлау һәи серкәшләү буенча үз осталыгын күрсәтте. Аның консервланган ризыклары – кышлык өчен кирәкле “хәзинә” генә түгел, ә өйдә хуҗалыкны алып бару гадәтләрен саклау да.


Мәдәният йортында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә нигезләнгән тематик күргәзмә дә әзерләнгән иде. Җирлек кешеләре әлеге мөһим эштә актив катнашалар: үз куллары белән яшеренү челтәрләре үрәләр, җылы башлык-балаклавалар тегәләр, блиндаж шәмнәре һәм фронт өчен башка кирәк-яракны әзерлиләр.
Мәдәни тормышка, аерым алганда, чуаш гореф-гадәтләренә игътибар бирелеп, аерым почмак ясалган. Шулай ук монда Россия халыкларының бердәмлеге кысасында экспозиция дә әзерләнгән. Болар барысы да җирлек халкының күпмилләтле холкын, бай мирасын дәлилли.


Җыенда иминлек, юлларны төзекләндерү  һәм алдагы язгы-җәйге чорга әзерлек мәсьәләләре күтәрелде. Кешеләр район учреждениеләре, оешмалары вәкилләренә, район башлыгы Александр Никошин, аның урынбасары Рәшит Билаловка турыдан-туры сорауларын бирә алды. Авыл кешеләрен пенсия билгеләнү, максатчан укыту, сөтне урнаштыру мәсьәләләре кызыксындырды.


– Мондый очрашуларны үткәрү бик мөһим. Ул безгә аерым уңышларны да, гомуми хәлне дә тулаем күрү мөмкинлеге бирә. Бу – кечкенә җирлектә дә матур итеп яшәп һәм үсеш алып булуын күрсәтә, – дип билгеләде Александр Федорович, җыенга йомгак ясап.


Соңыннан бер төркем авыл кешеләренә район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды: Николай һәм Елена Хвостовлар – махсус хәрби операциядә катнашучы батыр ул тәрбияләп үстергәннәре өчен; Надежда Льдинова – мәктәпкәчә белем бирү тармагында күпьеллык хезмәте һәм юбилей датасы уңаеннан; Любовь Калмыкова – җирле үзидарә оешмасында күпьеллык хезмәте һәм юбилей датасы уңаеннан; Иван Кузьмин – махсус хәрби операциядә бурычларны үтәгәндә кыюлыгы, батырлыгы өчен.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев