Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Юхмачы мәктәбендә «Пламя» һәм «Звезда» башлангыч бүлекчәләренең очрашуы узды

Юхмачы мәктәбендә «Беренчеләр хәрәкәте»нең «Пламя» (Ялкын) һәм «Звезда» (Йолдыз) исемле башлангыч бүлекчәләре очрашуы узды.

Чарага район кураторы, Әлки районы «Беренчеләр хәрәкәте» җирле бүлеге Советы рәисе Анна Вассунова чакырылды.

Федераль башлангыч бүлекчәләр конкурсы кысаларында Юхмачы башлангыч бүлекчәсе Югары Әлморза бүлекчәсенә ярдәм итүне үз өстенә алды. Максат — балалар Советы эше һәм мәктәптә «Беренчеләр хәрәкәте» проектларын гамәлгә ашыру буенча тәҗрибә уртаклашу.

Анна Сергеевна катнашучыларга Хәрәкәт тарафыннан алга куелган төп кыйммәтләрне искә төшерде, мәктәпләрдә балалар советларының әһәмиятенә басым ясады һәм балалар катнаша ала торган проектлар турында сөйләде.

Алдагы этапта укучылар берлектәге иҗтимагый әһәмиятле эшне оештыру буенча юл картасы төзү белән шөгыльләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев