Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында концерт булды
1 октябрьдә билгеләнүче Халыкара өлкәннәр көне ул – олы буынга хөрмәтебезне күрсәтү бәйрәме.
Ул – үз вакытында алны-ялны белми хезмәт иткәннәре өчен, ветераннарыбызга рәхмәтебезне белдерү өчен, тагын бер мөмкинлек.
Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында бу бәйрәмгә аеруча дулкынланып әзерләнделәр. 1 октябрьдә учреждениенең актлар залында район мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән концерт булды.
Җыелучыларга район башлыгы Александр Никошин мөрәҗәгать итте.
– Бу уңайлыклар булдырылган йортта республикабызның төрле почмакларыннан килгән кешеләр зур дус гаилә булып яши. Монда сезгә, өлкәннәребезгә, медицина хезмәте күрсәтелә, игътибар зур, яхшы туклану оештырылган. Һәркайсыгыз күңеленә хуш килгән мавыгу белән шөгыльләнә ала. Сезгә сәламәтлек белән озак яшәүне, иминлек телим, – диде ул. – Ә уңайлылык өчен таләп ителгән кирәк-ярак белән тәэмин итү өстендә без алга таба да эшләрбез.
Рәис һәм республика хөкүмәте исеменнән интернат йортында яшәүчеләрне хайваннар сәламәтлеген саклау федераль үзәгенең татар филиалы директоры урынбасары Владимир Беляков котлады:
–Хөрмәтле өлкәннәребез! Алга таба да уртак йортыгызда аңлашу, хөрмәт булсын. Сезгә иминлек, ныклы сәламәтлек, озын гомер яхшы кәеф телим, – дип, ул җылы теләкләрен ирештерде.
Аннары район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мария Платонова, учреждение директоры Евгений Васяйчев, социаль яклау хезмәтенең район бүлеге җитәкчесе Надежда Гнеденкова чыгыш ясады. Алар интернат йорты кешеләрен бәйрәм белән котлап, шулай ук һәркемгә дә сәламәтлек, күңел күтәренкелеге теләде. Аннары учреждение кунаклары: “Мондый чаралар шатлык бүләк итә, яшәргә көч бирә һәм өметләрне ныгыта”, – дип, өлкәннәргә бүләкләрен тапшырды.
Кунаклар йөри алмаучылар янына да кереп, хәлләрен белде, бүләкләр өләште.
Александр Федорович интернат-йорты хезмәткәрләренең олы йөрәкле, намуслы булуларын ассызыклады.
– Мондый эш зур һөнәри осталык, йомшак күңеллелек, сабырлык сорый. Болар барысы да биредә бар, моны мин үз күзләрем белән күрдем. Көндәлек хезмәтегез һәм өлкәннәрне шулай каравыгыз өчен рәхмәт, – диде.
Юхмачының өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты 2007 елдан бирле эшли. Ә бүгенге көндәге директоры Евгений Васяйчев аның белән 2016 елдан җитәкчелек итә. “Безнең учреждениегә урнашкан кешеләрнең язмышлары төрле: кемнәрдер якыннарына авырлык китерергә теләмәгән, икенчеләр ялгыз калган”, – дип сөйләде ул. Һәм бүгенге көндә биредә 72 кеше яшәве турында да әйтте. Шуларның 30ы – әлкиле, калганнары республиканың төрле почмакларыннан китерелгән. Араларында урын өстендә ятучылар да бар. “Аларны даими рәвештә табиб Радик Вәлиев, өлкән шәфкать туташы Вәсилә Мөхәммәтшина җитәкчелегендәге өч палата табибы карый, медицина ярдәме күрсәтә”, – дип билгеләде кече табиб Илмир Шәмсетдинов.
Интернат-йортта иң өлкәне – Вера Юдина. Аңа быел 93 яшь тулды. Шул яшьтә булуына карамастан, ул тормыш яратучан, аралашучан кеше булып кала.
– Минем язмышым ул авыр елларда яшәгән һәркемнекенә охшаш. Мин – гади бер рус хатын-кызы. Сынаулар да, кайгы да, шатлыклар да булды. Үҗәтлегем, көчле рухым аларны җиңәргә ярдәм иткәндер. Өлкәнәйгәч, интернат-йорт минем өчен икенче өемә әйләнде, – дип, уртаклашты ул фикерләре белән.
Интернат–йорт ул – картлык көннәрендә төрле сәбәпләр аркасында ялгыз калучылар өчен кайгырту, тиешле тәрбия һәм күңел җылысы тапкан урын. Ә бәйрәмдә без бу әби һәм бабайларга тагын бер кат игътибарыбызны күрсәтә, аларның үзләрен кирәкле итеп тоюларына өлешебезне кертә алабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев