Әлки хәбәрләре

Әлки районының "Әлки хәбәрләре" газетасы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Изге Троица көне белән котлыйм

Сезне чын күңелемнән 31 майда билгеләнеп үтәчәк Изге Троица көне белән котлыйм. Ул – зур христиан бәйрәмнәренең берсе, игелек, шәфкатьлелек һәм рухи чисталыкны гәүдәләндерә.

Тынычлык һәм гаделлек сыйфатлары –  җәмгыятебезнең юл күрсәткечләре һәм шулай булып калсын да. Православие динендәге Изге Троица көне дә, башка дини бәйрәмнәр кебек, бердәмлеккә, әхлакый кагыйдәләрне үтәргә һәм гомумкешелек кыйммәтләрен хөрмәтләргә өнди, шуның белән ул әһәмиятле дә.
Әлеге көнне сезнең күңелләрне шатлык били, чын күңелегездән гыйбадәттә буласыз. Изге Троица сезне авырлыклардан сакласын, теләкләрегез чынга ашсын. Барыгызга да исәнлек-саулык, иминлек телим. Бәйрәм белән!
Александр Никошин, Әлки муниципаль районы башлыгы, район Советы рәисе.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев