Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

«Каенкай» балалар бакчасында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча кызыклы уен узды

Базарлы Матактагы «Каенкай» балалар бакчасының урта төркемендә «Юл йөрү кагыйдәләрен белергә һәркемгә тиеш» дигән кызыклы һәм файдалы уем узды.

Уенда балалар гына түгел, әти-әниләр дә катнашты. Командаларга бүленеп, олылар һәм балалар станцияләр буйлап йөреп, юл хәрәкәте кагыйдәләренә карата белемнәрен күрсәттеләр: юл билгеләрен, светофор сигналларын, куркынычсыз рәвештә урам аша чыгу кагыйдәләрен искә төшерделәр.

Һәр станция матур һәм кызыклы итеп бизәлгән иде. Катнашучылар кагыйдәләрне кабатлау гына түгел, уеннан да зур ләззәт таптылар.  

Мондый чаралар юлда куркынычсыз йөрү күнекмәләрен ныгытып кына калмый, балалар белән әти-әниләр арасында мөнәсәбәтне дә ныгыта, чөнки кагыйдәләрне өйрәнү бергәләп, күңелле итеп булуын күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев