Казанда көзге ярминкәләр башлана
Казанда көзге ярминкәләр башлана. Аның беренчесе шимбә көнне 10 сентябрьдә үтәчәк.
Безнең район авыл хуҗалыгы ризыкларын алдагы еллардагыча кала халкына Казанның Дәрвишләр бистәсендә тәкъдим итәчәк. Ярминкәдә районыбыз атна аралаш катнашачак.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе эшмәкәрләргә, КФХ җитәкчеләренә, аерым кешеләргә мөрәҗәгать итеп, көзге ярминкәләрдә актив катнашырга чакыра. Үз товарын сатарга теләге булганнарга сәүдә урыны бушлай бирелә, юл чыгымнары субсидия хисабына каплана.
Хәзер кала халкы бәрәңге, яшелчәне кышкыга күпләп алырга тырыша. Димәк, бу төр продукциягә сорау зур булачак. Сөт һәм сөт ризыклары һәрчак әйбәт сатыла. Ит, кош-корт түшкәләре, бал, төрле кайнатмалар, тозлы гөмбә, кул эшләнмәләре яхшы алына .
Кыскасы, үзеңнән артып калган продукцияне сатарга теләүчеләргә авыл җирлекләренә мөрәҗәгать итү кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев