Киләсе елда ничек ял итәчәкбез?
1118
0
Россия хөкүмәте җитәкчесе Михаил Мишустин 2021 елдагы ял һәм бәйрәм көннәре турындагы карарга кул куйган.
31 декабрь ял көне дип игълан ителә, әмма киләсе елдан гына.
2021 елда 2 һәм 3 гыйнвар шимбә һәм якшәмбегә туры килә. Эш көне булмаган бәйрәм көннәрен җомга – 5 ноябрьгә, җомга – 31 декабрьгә күчерергә карар кылынган. Яңа ел каникуллары 2021 елда 1 гыйнвардан 10 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. 2020 елның 31 декабре эш көне булып кала.
Эш көне булмаган 20 февральдәге шимбә көнен дүшәмбе – 22 февральгә күчерәчәкләр. Шулай итеп, Россия халкы өч көн рәттән: 21 февральдән 23 февральгә кадәр ял итәчәк.
Моннан тыш, 2021 елда бәйрәм яллары 6 марттан 8 мартка кадәр, 1 майдан – 3 майга һәм 8 майдан 10 майга кадәр, 12 июннән- 14 июнгә, 4 ноябрьдән 7 ноябрьгә кадәр булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев