Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Көнбатыш Әлки” филиалы отрядларында берьюлы 15 агрегат тырмалауда эшли

“Көнбатыш Әлки” филиалы бөтен көчне дым каплауга юнәлткән.

Берьюлы 15 агрегат өч отряд кырларында тырмалауда эшли. Дым каплауда “Тахталы” егетләре зур өлгерлек күрсәтә. Виктор Рыжков, Павел Падюшов, Семен Рыжков, Николай Солодовников, Сергей Сидоров, Григорий Ферапонтов беренче мөмкинлекләр туу белән кырга чыкканнар. Хәзер алар иртә таңнан кичкә чаклы басудан кайтып керми эшлиләр.

Филиал җитәкчесе Марс Сәгыйров әйтүенә караганда, Иске Матак, Ташбилге механизаторлары да бу көннәрдә яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп эшлиләр. Ташбилгедән Дилүс Латыйпов үзенең зур егәрлекле К-744 тракторы белән бер көндә 200 гектарлы кырны тырмалаган. Өлкән хезмәттәшләре Нәгыйм Ганиев, Илдус Ситдиков, Рәшит Хисмәтовның да эш күләмнәре югары.

Иске Матак отрядында туңга сөрелгән җирләрдә дым каплауда Игорь Желтухин, Владимир Сергеев, Борис Курзаев, Илмир Шәмәрдәнов, Леонид Желтухин тырышып хезмәт куялар.

Бер үк вакытта филиал кырларында сабан культуралары чәчеләчәк басуларга ашлама кертү дәвам итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев