Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

“Коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү” район комиссиясенең чираттагы утырышы узды

Утырышта авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп җитәкчеләре һәм вәкилләре, кайбер эшмәкәрләр катнашты.

Комиссия эше белән аның рәисе, район башлыгы Александр Никошин җитәкчелек итте.


2025 елда районда кече һәм урта бизнеска нинди дәүләт ярдәмнәре күрсәтелүе турында мәгълүмат белән башкарма комитет җитәкчесенең территориаль үсеш буенча урынбасары Наталья Голубева чыгыш ясады. Ул, эшкуарларга төрле программалардан файдаланырга тәгъдим иткәндә, цифрлы платформадан файдалануларын, һәр эшнең ачык, аңлаешлы эшләнүен, ришвәтчелеккә юл калмавын билгеләп үтте.


Әлки төбәгендә терлекчелек һәм үсемлекчелек үсешенә республика һәм федераль субсидияләр билгеләгәндә, шулай ук коррупциягә урын булмавы хакында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү бүлеге җитәкчесе Фәнис Камалов чыгыш ясады.


 Александр Федорович  эшмәкәрләргә дә, аерым кешеләргә дә ул программаларны аңлатканда, тәкъдим иткәндә, кара-каршы утырып сөйләшү түгел, ә комиссия белән эшләү зарурлыгына басым ясады.  Ул шулай ук, районыбыз халкының республика һәм федераль программалардан активрак файдалануына ирешү өчен, аңлату эшләрен киң җәелдерергә кирәклеген дә ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев