Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Космонавтикага багышланган экспонатлар арасында космонавтларның туклану үрнәкләре дә бар

С.М.Лисенковның әнисе ягыннан оныгының баласы Анатолий Яковлевич Михеев Мәскәүдә Американың “Аэроджет” аэрокосмик компаниясенең РФдагы вәкиллегенең директоры булып эшли.

Аның тормышы һәм хезмәт эшчәнлеге космик тармак белән турыдан-туры бәйләнгән була.  Лисенков оныкчыгы Анатолий Михеев бик күп танылган Совет һәм Россия космонавтлары белән дус була, ул алар белән хезмәттәшлек итә. Алар: Баландин Александр Николаевич, Муса Хираманович Манаров, Салиҗан Шакирович Шәрипов, Владимир Александрович Җанибеков, Николай Михайлович Бударин.  Шулай итеп, әлеге гаҗәп кешенең тәкъдиме белән безнең музейда космонавтикага бәйле үзенчәлекле бүлмә пәйда була. Анда Советлар Союзы Геройлары космонавт-очучылар А.Н. Баландин, Н.М. Бударин, М.Х. Манаровның шәхси әйберләре урын ала. Александр Николаевич Баландин музейга үзенең космик корабльдә кулланган яту җайланмасын һәм гидрокостюмын бирә. Алар берничә генә булулары белән үзенчәлекле. 

Анатолий Яковлевич Михеев космонавтика белән тыгыз элемтәдә булган гаиләдә үсә. Аның әтисе Яков Михеев – җирнең беренче ясалма иярчене антеннасы конструкторы (1957 ел). Ул Сергей Павлович Королев һәм башка танылган шәхесләр белән эшли. Аның белән бергә тагын бер бөек зат – Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында гаиләсе белән Базарлы Матак авылында яшәгән, физика-математика фәннәре докторы Урал Нуриевич Закиров та эшли. Ул – безнең якташыбыз, танылган урядник Зариф Латыйпов-Сәгыйть Хафизович Латыйповның (“Буран” программасын төзүдә катнашучыларның берсе ) оныгы. Шулай ук ул Салман авылында туып үскән, озак еллар маршал Г.С.Жуков исемендәге  Һава-космик саклануның хәрби академиясе җитәкчесе урынбасары булган Михаил Иванович Кольцов белән дә хезмәттәшлек итә. 

Космонавтикага багышланган экспонатлар арасында космонавтларның туклану үрнәкләре дә бар. Ул махсус рәвештә төрелгән сөт, эремчек, повидло, ит паштеты һәм башка ризыклар. Музейга нигез салучы Йосыф Зарипов җитәкчелегендә музей хезмәткәрләре Санкт-Петербургтан, “Арсенал” заводыннан “Буран” космик корабленең рулевой приводын да алып кайта. Шулай ук Самарадан ракета двигателенең сыеклык яну камерасы, космик корабле хәрәкәтен җайлау өчен кулланылган ярдәмче двигатель макеты да кайтартыла. Экспозициядә галәмгә һәм космонавтларга багышланган фотографияләр һәм китаплар да күп. 
2022 елдан музей директоры булып Алинә Марат кызы Хәлиуллина эшли. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев