Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки эшмәкәрләре Казанда узган Россиянең татар авыллары эшмәкәрләре җыенында катнаштылар

Быел Казанда унынчы тапкыр Россиянең татар авыллары эшмәкәрләре җыены узды.

 Әлеге мәртәбәле җыенда район башлыгы Александр Никошин, эшмәкәрләр Адель Хәмитов (Түбән Әлки), Илгизәр Хафизов (Базарлы Матак) катнаштылар.

18 мартта узган пленар утырышта авыл эшкуарлары алдында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады. Ул бигрәк тә читтән килгән милләттәшләребезгә мөрәҗәгат итеп, “Кая гына яшәсәк тә татар икәнебезне онытмыйк”,–диде.

Анда Россия  кооператив университеты ректоры, Әлки якташлык җәмгыяте рәисе Алсу Нәбиева җитәкчелегендәге коллектив та катнашты. Алсу Рөстәм кызы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка институт уңышлары турында сөйләгән, студентлар тарафыннан пешерелгән татар халык ашлары күргәзмәсе белән таныштырган.

Җыенда катнашучылар Буа районына сәфәр кылып андагы алдынгы эшмәкәрләр эше белән таншыты.

Исегезгә төшерәбез: берничә ел элек җыен кунакларын районыбызда кабул иткән идек. Ул чакта без делегатларга фермерлар Фәнис Бакиров һәм Рамиль Гыйматдинов эшләрен, бертуган эшмәкәрләр Альберт һәм Дамир Шәйхетдиновларның җитештерү базасы белән таныштырган идек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев