Әлки кызы – дөнья чемпионы
Яңалыклар

Әлки кызы – дөнья чемпионы

26-28 ноябрьдә Казахстанның Астана шәһәрендә узган билбау көрәше буенча дөнья беренчелегендә безнең үсмерләр призлы урыннар яулады. Әлеге ярышларда 1999-2001 елларда туган малайлар һәм кызлар көч сынашты. Россия җыелма командасы составында безнең өч көрәшчебез - Базарлы Матактан Регина Нуретдинова, Раил Сәгыйров, Иске Тахталыдан Вероника Хәйруллина чыгыш ясадылар. Регина үз авырлыгында беренче...

26-28 ноябрьдә Казахстанның Астана шәһәрендә узган билбау көрәше буенча дөнья беренчелегендә безнең үсмерләр призлы урыннар яулады.

Әлеге ярышларда 1999-2001 елларда туган малайлар һәм кызлар көч сынашты. Россия җыелма командасы составында безнең өч көрәшчебез - Базарлы Матактан Регина Нуретдинова, Раил Сәгыйров, Иске Тахталыдан Вероника Хәйруллина чыгыш ясадылар. Регина үз авырлыгында беренче урынны алды. Раил белән Вероника икенче урыннарга ия булдылар. Үсмерләрнең тренерлары - Илдар Әхмәров, Рәмзис Сәлахов, Рәмис Вафин.


Нет комментариев