Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки район башлыгы котлавы

.

Александр Никошин,

муниципаль район башлыгы

 

Яңа уңыш һәм казанышлар елы булсын!

 

Хөрмәтле әлкилеләр! Кадерле якташлар!

Якынлашып килүче 2020 ел белән кайнар котлауларымны һәм иң изге теләкләремне кабул итегез!

Яңа ел якынлашканда барыбызны да иң якты хисләр биләп ала. Балачактагы кебек, без аны шатлык-сөенеч, өмет һәм дулкынлану белән көтәбез. Иске елны озатып, яңасын каршылаган көннәрне без иң якын кешеләребез, туганнарыбыз белән бергә үткәрәбез, узганга нәтиҗәләр ясап, алга планнар корабыз.

2019 ел календареның соңгы битләрен ачканда без тарихка күчүче бу елда ниләр эшләнгәнен искә алабыз. Узып баручы елның, билгеле, катлаулы яклары да булды, шулай да без аны үкенмәслек итеп яшәдек һәм эшләдек, дип икеләнүсез әйтә алабыз.

Районыбыз икътисадый потенциалын үстерә барды.  Бигрәк тә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре фидакарь тырыш эшләре белән сөендерделәр. Елның 11 аенда барысы 3 миллиард 686 миллион сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелде. Басулардан 111 мең 450 тонна бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар уңышы үстереп алынды. Сөт җитештерү күләме 11 айда  56 мең 350 тонна тәшкил итте. 3556 тонна ит җитештерелде. Федераль һәм республика программалары буенча районда сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт объектлары төзү һәм ремонтлау дәвам итте.  6 мең 623 квадрат метр торак сафка бастырылды.

Көндәлек хезмәте белән уртак эшкә үз өлешен керткән райондашларыбызның һәммәсенә ихлас күңелдән рәхмәт сүзләремне җиткерәм.

Бусагада торучы 2020 ел истәлекле вакыйгаларга аеруча бай булачак. Без Татарстан АССРның 100 еллыгын, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Киләсе елда районыбыз төзелүгә дә 90 ел тула.

Бөтенроссия халык санын алу белән бәйле рәвештә дә безне зур оештыру эшләре көтә. Моннан тыш, 2020 елда Татарстан Президентын һәм җирле үзидарә депутатларын сайлау да булачак.

Киләсе ел иҗади һәм нәтиҗәле хезмәт, яңа уңыш һәм казанышлар чоры булсын!

Кадерле райондашлар! Чын йөрәктән сезне Яңы ел белән тәбрик итәм. Бу ел сезнең өйләрегезгә өмет, шатлык-куанычлар алып килсен. Йорт-җирегездә җитешлек, муллык, ә гаиләләрегездә иминлек, мәхәббәт хөкем сөрсен. Балаларыгыз сезне уңышлары белән сөендереп торсын, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз сау-сәламәт булсын. Барлык хыялларыбыз тормышка ашсын!

Барыгызга да зур уңышлар, күтәренке рух һәм алга билгеләгән эш-ниятләрегезне чынга ашыру өчен көч һәм энергия телим. Бәхет, нык сәламәтлек сезгә! Яхшы кәеф һәм күңел тынычлыгы ел әйләнәсе сезнең белән булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев