Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы 90 еллык юбилеен билгеләп үтә: Евгений Демьянов котлавы

Евгений Демьянов, Спас муниципаль район советы аппараты җитәкчесе

–Туган авылым Түбән Кәчине, анда үткән балачагымны бик җылы хисләр белән искә алам. Зур алма бакчалы йортыбыз хәзерге ФАП торган җирдән ерак түгел урам чатында урнашкан иде. Әти “Чирмешән” колхозында тракторчы булып эшләде. Әби белән бабай бер-бер артлы бакыйлыкка күчкәч, әтинең туган ягы Спас районына китәргә булдык.

Мәктәптә Болгарда (ул чакта Куйбышев) укысам да, үземне һәрчак түбәнкәчиле дип санадым. Шия елгасын, авылның матур табигатен әле дә сагынам. Зур бәйрәмнәрдә – Пасхада, Раштуада авылым чиркәвенә кайтырга тырышам. Ике улым, абыйларым Владимир һәм Константин Журавлевлар белән якыннарыбызның мәңгелек өенә – зиратка барабыз, аны төзекләндерүгә үз өлешебезне кертергә тырышабыз.

Туган авылым бик төзекләнде, матурланды. Кәчигә дә, районның башка авылларына да көзге кебек яхшы юллар илтә. Әлкинең уңышларына мин бик шатланам. Күп еллардан бирле без, ике күрше район, дустанә мөнәсәбәтләрдә, үзара  ярдәмләшеп, тәҗрибә уртаклашып яшибез. Алга таба да шулай булсын.

Барлык якташларымны районның 90 еллыгы белән котлыйм. Юбилей датасын сез киеренке хезмәт ритмында, саллы казанышлар белән каршылыйсыз. Теләсә кайсы районның төп байлыгы – талантлы һәм хезмәт сөючән халкы. Кече Ватанымның да киләчәге күркәм, ул тагын да матуррак һәм баерак булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев