Әлки районы Абдул Салман авылында Гомәр чишмәсен ачтылар
16 августта Абдул Салманда чишмә ачу тантанасы булды. Авылдашлар аны бертавыштан Гомәр чишмәсе дип атадылар.
Абдул Салманда (бу авылны Морзалар Салманы дип тә йөртәләр) 24 хуҗалык, 48 кеше исәпләнә. Бу кечкенә авыл тулы канлы тормыш белән яши. Биредә һәр елны авылдашларын җыеп нинди дә булса чара үткәрәләр. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә мемориал такта ачылды, Морзалар хөрмәтенә таш куелды, “Шәҗәрә көне” үткәрелде.
Быел авыл имамы Гомәр Сәлахов тырышлыгы белән авыл башындагы чишмә төзекләндерелгән. Чишмәгә чаклы таш юл, күпер салынган. Бу эшләрдә якташыбыз Фоат Вәлиев ярдәм иткән.
Якташлар исә җыелышып чишмәне чистартканнар, тимер-бетон алкалар төшергәннәр. Өсте ябулы корылма да төзеп куйганнар. Чишмә янында очрашып, табын корып утыру өчен озын өстәл, тимердән озак еллар хезмәт итәрлек итеп урындыклар ясаганнар. Тора-бара бу урынның өстен ябулы итәргә, чаралар үткәрү өчен сәхнә ясарга да ниятләре дә бар.
Чишмә ачу тантанасына, көннәр яңгырлы торуга карамастан, төрле шәһәр һәм районнардан күп якташлар кайткан иде. Район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов морзалыларны авыл бәйрәме белән котлады. Ул шулай ук авылдагы күп игелекле эшләрнең башында торучы Гомәр Сәлаховка район җитәкчесе Александр Никошин исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды.
Район мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәләхиев чишмәләр чистарту, күпер төзетү, юллар салдыру кебек эшләрнең динебездә изге гамәлләр булып саналуын билгеләп үтте.
–Бу авыл халкының бердәмлеге, тырышлыгы күпләргә үрнәк булырлык. Абдул Салманны үз туган җире кебек кайгыртып, биредә күп эшләр башкарган элекке җитәкче Рафаэль Ибәтуллинга да рәхмәтләр җиткерәм,–диде Ирек хәзрәт һәм аңа истәлек итеп бүләк тапшырды.
–Авылыбыз турында саллы китап чыгарган Мансур Ганиев, мәчет-зиратларны карап, өмәләр оештыручы Гомәр хәзрәт Сәлахов, туган якка ярдәм итәргә һәрчак ашкынып торучы авылдашларыбыз булганга сөенеп яшим,–ди Түбән Камада гомер итүче, заманында зур завод директоры булып эшләгән Ильяс Хәбибуллин.
Вайыс Даутов тантанада сүз алып:
–Авылыбыз чишмәләргә бай безнең. Зиннәт чишмәсе, Рәхимә чишмәсе, Дәүләтша чишмәсе, Мөбәрәкша чишмәсе бар. Инде менә Гомәр чишмәсен ачтык. Аның салкын саф суын күпләр яратып куллана. Сихәтле дип, төрле авыллардан килеп савытларга тутырып алалар. Шул чишмәләр безне үз яннарына җыеп, авылыбыз өчен төрле игелекле эшләргә рухландырсын иде,–дигән теләген белдерде.
Аннан бар халык табын янына чакырылды. Кайнар пылаудан, хуш исле чәйдән авыз итеп, рәхәтләнеп аралашып утырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев