Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы авылларында иске кәнәфигә урын табылыр

Быел һәр авылда күләмле чүп-чар өчен зур контейнерлар урнаштырылачак.

Узган ел авылларда көнкүреш калдыклары өчен контейнерлар алып куелган иде. Күпчелек торак пунктларда әлеге чүп савытлары хәзер инде җитәрлек санда.

Район башлыгы Александр Никошин быелдан  һәр авыл җирлегенә зур контейнерлар сатып алып урнаштыру бурычын куйды. Алар күләмле көнкүреш, йорт-җир калдыклары өчен булачак. Мондый контейнерлар эре авылларда ике урынга, кечерәкләрдә бер мәйданга куелачак.

Ә район үзәгендәге һәр учреждение-предприятие үз офисларында чүп-чарны аерып җыя торган – пыяла, пластик, кәгазь һәм катнаш чүпләр өчен контейнерлар сатып алып урнаштырырга тиеш булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев