Әлки районы: балалар белән бәйле куркыныч хәлләргә юлыкканда түбәндәге телефоннарга шалтыратыгыз!
Балаларга битараф булмыйк!
Бала ата-ананың, гаиләнең иң зур байлыгы, иң кадерлесе, газизе. Әмма, сирәк кенә булса да, балалары турында уйламыйча, эчкечелеккә бирелгән, балаларын куркыныч астына куйган, җәберләгән, ташлап киткән ата-аналар да очрый. Кайчак кечкенә балалар өйдә ялгыз гына кала, ачлыктан, салкыннан, куркудан тилмерә. Ә бит тирә-якта күршеләр, авылдашлар бар. Әгәр шундый хәлгә дучар ителгән балаларга, гаиләләргә юлыксагыз, битараф калмагыз, түбәндәге телефоннар буенча тиешле органнарга хәбәр итегез.
район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – 2-00-31
балигъ булмаганнар эшләре буенча район комиссиясе – 2-10-59
социаль яклау бүлеге, гаилә һәм балаларга ярдәм бүлекчәсе – 2-16-78
опека һәм попечительлек бүлеге – 2-16-93
эчке эшләр бүлегенең кизү часте – 2-01-02.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев