Яңалыклар

Әлки районы башлыгы Александр Никошин өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләргә телевизор бүләк итте

Район башлыгы Александр Никошин Юхмачы интернат-йортында яшәүчеләргә “Бердәм Россия” партиясе исеменнән төсле телевизор бүләк итте.

Ул аларны алда торган бәйрәмнәр – Пасха, 1 Май, 9 Май – Җиңү көне белән котлады.  Александр Федорович биредә яшәүчеләргә нык исәнлек, әйбәт кәеф теләде, яшәү шартлары белән кызыксынды, үтенечләрен тыңлады. Дөрес, үтенеч бер генә булды, анысы да биредә эшләүчеләргә кагылышлы иде: Алла Мингалиева интернат каршыннан үтүче зур юлга тукталыш павильоны куюны сорады.

Район башлыгы ветераннар яшәгән бүлмәләрне, тренажерлар залын, ашханәне карады, җитешсезлекләргә күрсәтте һәм аларны тиз арада бетерергә кушты.


Нет комментариев