.
Күпьеллык намуслы хезмәте, мәктәпкәчә белемне үстерүгә керткән өлеше, үзенең профессиональ бурычын үтәүгә җаваплы мөнәсәбәте өчен Югары Әлморза балалар бакчасы мөдире Раилә Шәяхмәтова муниципаль район советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
“Алсу” балалар бакчасы белән Раилә Шәяхмәтова 12 ел дәвамында җитәкчелек итә. Ул хезмәтен намуслы башкаруы белән балаларның мәхәббәтен, ата-аналарның ихтирамын казанды. Бүләкне аңа Сихтермә-Хузангай авылында балалар бакчасын ачу тантанасында район башлыгы Александр Никошин тапшырды.
Нет комментариев